ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2017 ел
җомга

2017 елның 5 августында 7 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Соңгы көннәрдә чит илләрдә урман-янгын куркынычы белән яный торган вәзгыять саклана. Дөньяның күп кенә почмакларында янгын стихиясен әлегә тулысынча җиңеп чыгуы мөмкин түгел.

Греция

Эсселек һәм көчле җил грек коткаручыларының эшен катлауландыра, аларга урманнардагы зур янгыннарны сүндерә алмыйлар. Янгын урыннары илнең төрле өлешләрендә теркәлгән – Патра шәһәрендә, Пелопоннес ярымутравында һәм Аттикада. Янгын сүндерүгә самолетлар һәм вертолетлар җәлеп ителгән.

Көнчыгыш Аттикада, Греция башкаласыннан ерак булмаган урында инде икенче көн рәттән урман янгынын сүндерәләр. Лагонисси һәм Саронида районнарында янгын торак йортларга нык якынайган. Элегрәк Афинаның яр буе юллары буенча – Соуниога таба хәрәкәт чикләнде.

Афина аэропортыннан 13 чакрым ераклыкта көньяк-көнчыгыш чикләрдә ялкын телләре уйнаклый. Очышларны әлегә туктатмадылар, ләкин вакыйгаларның шундый борылыш алуы бик мөмкин хәл. Стихия белән 70тән артык янгынчы көрәшә, шулай ук 30 машина һәм 5 берәмлек һава техникасы ярдәм итә. Белгечләрнең тырышлыгына карамастан, янгын телләре көчле җил аркасында бик тиз арада калкулыкларга үрмәли.

Франция

Франциядә, Лазур ярында барган урманнардагы янгыннарга бәйле рәвештә, Истр шәһәрендә яшәүчеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнә. Янгыннар тагын да көчлерәк булып таралуга карамастан, француз түрәләре халыкны вәзгыять контроль астында дип ышандырырга тырыша.

Италия

Италиядә 1,5 мең гектардан артык җирне янгын чолмап алган. Илдә янгынны гасыр башындагы иң зур һәлакәтләрнең берсе итеп атаганнар.

Быел янгынчылар илдә 1000нән артык урман янгыннарына каршы көрәшкән. Рәсми затларның сүзләренә караганда, 2017 елның июнь һәм июль айларында узган ел белән чагыштырмача янгыннар 30 процентка күбрәк булган.

Берничә ай дәвамындагы аз-маз явым-төшемнәрдән соң көньяк Италиядә температура күрсәткече 40°C җиткән, шул рәвешле янгыннар таралуга идеаль шартлар барлыкка килгән. Италия Хөкүмәте төньяк провинцияләре Парма белән Пьяченцадагы корылыкка җавап итеп, июль башында гадәттән тыш хәл башлануы турында игълан иткән.

Алжир

Эсселек аркасында 1 нче августта Алжир төньягында урман янгыннары барлыкка килгән, бер кеше һәлак булган. Янгыннар йөзләрчә гектарда урманнарны юкка чыгарган. Тәүлек эчендә Бумердес провинцияләрендә алты урман янгыны булган. Нәтиҗәдә егерме яшьлек егет һәлак булып, берничә кеше зыян күргән.

Эль-Тарф провинциясендә 20дән артык янгын теркәлгән, 400 гектардан артык урман янып, зур күләмдә терлек һәлак булган. Кайбер районнарда ландшафт шартларына бәйле рәвештә янгынчылар урманга янгын сүндерү өчен үтеп керә алмыйлар. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел.

Алжирдагы урман янгыннары көчле эсселеккә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Илнең кайбер төбәкләрендә һава температурасы 42 градустан артып киткән, ә урыны-урыны белән берничә ай дәвамында явым-төшем күзәтелмәгән.

Каратау

Каратауның адриатик яр буенда да урман янгыннары котыра – эсселек һәм көчле җил янгынга таралырга булыша.

Хәзерге вакытта күләмле янгын урыннары Сутоморда һәм Луштица ярымутравында теркәлгән.

Янгын сүндерүчеләр ялкынга каршы хәрби көчләрне дә җәлеп иткәннәр. Янгын телләре корылмаларга бик якын килә башлагач, туристлар белән тулган Сутомордан йөзләгән кеше эвакуацияләнгән. Торак йортларны стихиядән коткару насыйп булган һәм кешеләр кире кайта башлаганнар. Луштица ярымутравыннан кешеләрне диңгез буйлап чыгарганнар, чөнки Крашич юлы ябылган.

Шунысын билгеләргә кирәк, янгын төтене Котор белән Тиватны чолгап алган. Көчле җил ялкын телләренә таралырга ярдәм итә. Янгын сүндерүчеләр, һавадан сүндерә башлау өчен, җилнең тынуын көтә. Янгын сүндерүгә ике самолет җәлеп ителгән һәм тагын ике очкыч кушылыр дип көтелә.

Кипр

Кипрның янгын сүндерү хезмәте белдергәнчә, эссе көннәр башлану белән Кипрда янгыннар ешайган. Узган ялларда утрауда янгын чыгуның 46 очрагы теркәлгән.

Нәтиҗәдә дистәләрчә гектар үсемлек урыннары һәлак ителгән, автомобильләр зыян күргән, ә күп очракта янгыннарны бары тик һавадан торып сүндерү аркасында гына җиңеп чыгу мөмкин булган. Көчле җилләр дә янгынчыларның эшен катлауландыра.

Янгын хезмәте вәкилләре сүзләренә караганда, янгын чыгуның сәбәпләре 94% очракта кешелек факторына бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә, Кипрның янгын хезмәте башлыгы утраудагы барча халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм ут төртүчеләр турында полициягә кичекмәстән хәбәр итәргә чакыра.

Казакъстан

Сайрам-Угамск милли паркында зур янгын барлыкка килүгә ял итүчеләрнең саксыз эш итүе сәбәпче булырга мөмкин, аны тәүлекләр буе сүндергәннәр. Янгын 30 июльдә көндез Сайрам чигеннән ерак түгел Кызыл-

Зау аймагында барлыкка килгән.

Янгынга каршы катлаулы һава шартларында көрәшергә туры килгән: челлә эсселек һәм җил янгынны бетерергә ирек бирмәгән. Ялкын телләрен янгынчылар гына түгел, Милли парк хезмәткәрләре һәм җирле халык та сүндерергә булышкан. Кул астында булган һәр нәрсә эшкә җигелгән.

Алабуга муниципаль районында Морт авылындагы авария хәлендә булган гидротехник корылманы капиталь ремонтлау буенча эшләр һәм Колосовка торак пункты янында Танай елгасында чистарту һәм елга юлын турайту буенча эшләр барышы белән бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Социаль әһәмиятле объектлар, газүткәргеч, электр бирү линияләре, автомобиль юллары – болар барысы да язгы ташу вакытында су астында калырга мөмкин.

Өмә 5 августта сәгать 8дә башлана.

Яшьләрнең ял итү үзәгендә "Ут дус та, дошман да" исемле чираттагы чара узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “ТР Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте. Көн үзәгендә ТР ИВФның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

Сулыкны чүп-чардан чистартырга һәм халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итәргә. Шундый максат белән бүген Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күлдә табигать саклау акциясе узды. Мероприятиенең оештыручылары булып, Рус географик җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы чыгыш ясады.

Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала.

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы туберкулезны XXI гасырның глобаль проблемасы дип атады. Туберкулездан дөнья куючылар саны онкология, диабет, ВИЧ-инфекция һәм юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылардан да күбрәк икән. 

 

2017 елның 4 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International