ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәте инфляция буенча статистика бастырган, аның еллык күрсәткече 3,9 прцентка кадәр түбәнәйгән. Бу исә Россия валютасына яхшы тәэсир ясаган. Белгечләр искәртүенчә, рубльнең атна башында тотрыклы ныгуы көтелә.

2 сентябрьдә Әлмәттә   «Татнефть Әлмәт марафоны– 2017» узачак.

25 һәм 26 август көннәрендә "Казан Кремле" манзаралы тамашада катнашырга чакыра:  "Казан фанфаралары" VI халыкара тынлы оркестрлар фестивале кысаларында тынлы оркестрлар парадасы узачак. Бу көннәрдә Казан Кремленә килүчеләрнең барысын да тантаналы чаралар, виртуоз дефиле һәм җыелма оркестрның грандиоз чыгышы көтә, Россиянең һәм Татарстанның гимннары, татар композиторларының иҗат әсәрләре 18 оркестр башкаруында яңгыраячак.

Фестиваль кунаклары өчен керү бушлай!

Казан Кремле Россиядәге иң яхшы, һичшиксез сәяхәт кылынырга тиешле ныгытмалар унлыгына кергән. Бу хакта Британиянең heritagedaily.com. онлайн-газетасы хәбәр итә.

"Россия төзелеш ягыннан иң матур корылмаларның туган йорты булып тора. Әлеге архитектура шедеврлары бик ямьле ягыннан күрсәтелгән", – дип хәбәр ителә мәкаләдә. Казан Кремле рейтингта сигезенче юлны алган. Аның белән берлектә Россия ныгытмаларының must see Михайлов сарае, Мәскәү, Суздаль Кремльләре, Избор ныгытмасы да кергән.

8 нче августта китапханәче Гөлчәчәк Галимова балалар белән тарих сәгате уздырды

Бүген, 8 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 8 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов Куралово мәктәбендә бара торган капиталь ремонт, Октябрҗский клубы, Бахча – Сарай клубы, Олы Мәмидәге янгыннан саклану ДЕПО сында бара торган төзелеш объектларын карап йөрде.

Бүген, 8 август көнне әйдәп баручы белгеч - Яшел Үзән шәһәрендә (Олы Кайбыч авылында)  дәүләт статистикасы бүлеге эксперты Фәрдия Замалутдинованың туган көне.

2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы  Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Чүпрәле мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

Конференциянең инклюзив мәгарифкә багышланган секциясе 8 августта эшләде. Инклюзив мәгариф – ягъни сәламәтлекләре чикләнгән балаларның да гомуми мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудыру. Киңәшмәдә катнашучы кунакларны Мөслим лицее каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International