ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәттә маштаблы итеп Физкультурник көнен билгеләделәр. Шушы датага туры китерелгән төп күңел ачу чаралары, төрле ярышлар һәм бәйгеләр шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырылдылар: шәһәр пляжында, стадионда һәм Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркында.

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланып килә. Әлеге мәгариф учреждениедә шәхси җылыту системасына тоташтыру, группаларга кайнар су бойлерлары кую, ишек алдын төзекләндерү дәвам итә. Капиталь ремонтны финанслау республика программасы кысаларында алып барылды.

Архангельск өлкәсендә үткәрелгән Рослесхоз киңәшмәсе кысаларында урманнарны яңадан җитештерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды, шул исәптән ябык тамыр системасыннан файдаланып, урман биләмәләрен торгызу темасы да күтәрелде. Эш визиты белән чарага ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов килде. Урманчыларга яңартылган урман орлык үзәген күрсәттеләр, ул Устьинск урман сәнәгате комплексы территориясендә урнашкан.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы планнарында – алты төбәктә шундый үзәк төзү: Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Архангельск, Воронеж, Кострома һәм Ленинград өлкәләрендә.

“Ябык тамыр системасы белән чәчкеннәр утырту якын киләчәктә Россия төбәкләре өчен өстенлекле булачак”, – дип билгеләде Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Шундый урман селекция-орлыкчылык үзәкләре төзү урман хуҗалыгына инновацияле технологияләрне кертүгә өзлексез бәйләнгән. Бу үзәкләр орлыкларны эшкәртү, җитештерү, саклау, ябык тамыр системасы белән урман үсемлекләре чәчкеннәрен теплица шартларында сәнәгать масштабларында тизләтелгән рәвештә үстерү өчен югары технологияле җитештерү комплексларыннан гыйбарәт.

Иске Карамал авылы мәдәният йортының "Без - җир балалары" исемле берләшмәсе Бөтендөнья песиләр көнен  "Шат күңелле дусларыбыз" интеллектуаль уены белән билгеләп үтте. Берләшмәдә шөгыльләнүче балалар песиләр турындагы белемнәрен барладылар, кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, мыеклы дусларыбызга куелган һәйкәлләр буенча мәгълумат алдылар. Шулай ук үзләренең "мыраубатырларының" һәм "мыраубикәләренең" фотосүрәтләре белән уртаклаштылар.

2017 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республикада ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган чарада катнашты.

Кара Күл авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 12 бала анасы Бибигамбәр Әхмәдиева гаиләсе, якыннары белән олуг юбилеен – 100 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров Бибигамбәр әбигә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды, истәлекле дата белән тәбрикләде, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашты. Көчле рухлы, намуслы – якыннары аны шулай бәяли.

Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында булып, нәниләр өчен Бөтендөнья песиләр көненә багышланган кызыклы чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты - балаларга кече яшьтән үк йорт хайваннарына сак караш һәм мәхәббәт уяту. Балалар песиләр турында әкиятләр тыңладылар, мавыктыргыч уеннар уйнадылар.

Киңәшмәләр Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В. Волков җитәкчелегендә үтә.

Биектау районының Бимәр авылы, Комлы ур. буенча 4 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре йортта гомуми милекнең тиешенчә карап тотылмавын ачыклады, ә атап әйткәндә, фасадларның буяу һәм штукатур өслеге җимерелгән, шулай ук подъездларга керә торган ишек өслекләре дә төзек түгел. Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү буенча "Комфорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районындагы кырларны карады. Ул бөртеклеләрне җыю барышы белән танышты һәм кырларда эшләүче техника санын бәяләде. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муницпаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. 

Костенеево авылы янындагы кырда механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, район авыллары башлыклары белән очрашу узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International