ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2017 ел
җомга

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе  дәвам итә. Кичә район мәдәният йортында  күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 93 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бүләк букчаларны район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр әзерләде.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бүген шактый мәшәкатьле вакыт. Әти-әниләр ул-кызларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгульләр. Мәктәп базарларында, китап һәм канцелярия товарлары кибетләрендә  кием-салым, уку кирәк-яраклары сайлаучы  балалар һәм олылар мәш килә. Ә сез газизләрегезне 1 сентябрьгә  әзерләдегезме әле? Баланы мәктәпкә җыендыру кыйммәткә төшәме?

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең август киңәшмәсе.

Башлангыч класс укытучыларының август киңәшмәсе.

Тинчурин театры, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күпсанлы чаралар әзерли.

Югары Табын авыл китапханәчесе Татарстанның халык шагыйре,  Рөстәм Мингалимнең тууына  80 ел тулуга багышлап "Ул - киләчәк шагыйре" дип исемләнгән телдән журнал үткәрде.

Архитектур һәйкәлләрне саклау турында утырыш узды

Иске Вәрәш китапханәчесе "Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында тыл ветераны Хәйдәрова Гафифә йортында булып, яңа кайткан газета-журналлар һәм  район яңалыклары белән таныштырды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә язучы, шагыйрь, драматург Рөстәм Мингалимовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Язучы һәм шагыйрь” исемле кичә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International