ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Булачак  яшь парлар өчен укулар бушлай үткәрелә.

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булганнан соң,  Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыруның барышы белән танышты.

Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде.

Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала.

Бүген "Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбенең стратегик сессиясе кысаларында "Казан ачыу талантлар университет 2.0" һәм Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк Татарстанда талантлы балаларны эффектив эшчәнлеккә интеграцияләүгә юнәлгән килешмәгә кул куйдылар.

2017 елның 22 августында Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү системасын үстерү  мәсьәләләре буенча  һәм Идел буе федераль округында “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы округ советының Ульяновск өлкәсендә (Чардаклы районы) узган уртак киңәшмәсендә катнашты.

15-21 август көннәрендә Иннополис Университетында Россиядә беренче тапкыр олы сыйныф укучылары өчен  блокчейн-технологияләр буенча мәктәп үткәреоде. Мәктәптә Казаннан, Калугадан, Төмәннән, Уфадан, Севастопольдән барлыгы 17 мәктәп укучысы катнашты.

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды.

Аларны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов озата йөрде.

23-31 августта Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенең төп чаралары узачак. Бүген акция кысаларында 1,5 мең - I сыйныф укучысы һәм 1 мең II-XI сыйныф укучысы бүләккә портфель алды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

 1994 нчы елдан башлап  22 нче августа бәйрәм ителә торган Рәсәй Федерациясенең Флагы көнен билгеләп үткән көннәрдә, Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлеге яңа өйләнешүчеләргә символик бүләкләр – Рәсәй Федерациясе флагы сурәтләнгән биш почмаклы йолдыз формасындагы  гель тутырылган шарлар тапшырды.

Йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен күмәк мөрәҗәгать буенча чаралар күрелү хакында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International