ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. «Куркынычсыз юл йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. белән Теләче районы буенча полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х.кунак булып килгән иде. Алар җәйге чорда машинада, велосипедта йөргәндә белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр, бик күп санлы педагогларның сорауларна җаваплар бирделәр.   

22  нче август  көнне Казан шәһәренең (Идел буе) федераль университеты  базасында Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышы үткәрелде. Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышында  Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист  А.Р. Сабирова  һәм Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары, география укытучысы  Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Утырышта география фәне буенча  үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар, талантлы балалар белән эшне  үстерү буенча  мәсьәләләр каралды.

Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев “Территория Закона” республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе һәм компаниянең генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Урал тау-металлургия компаниясе арасында алга таба хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Суббота 26 августта Яңа Чишмә муниципаль районы Чув Чебоксар авыл җирлегендә бер мандатлы Садовый сайлау участогында депутатка кандидат Николаев Николай Васильевич белән очрашу булды

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Ярышлар 2 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сарае янында старт алачак. Ярышларда катнашыр өчен  http://www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.

4 нче ТОСта балаларга букчалар тапшырдылар

26 августта  Кече Кайбыч авылында «Авыл көне» бәйрәме үткәрелде

16 август көнне Мөслим район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация башланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International