ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

1 сентябрь – Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады.

31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән.

Әйләнә-тирәләре һәм бакчалары  иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешма-учреждениеләр мәгълүм булды.

1 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән  мөселманнарны район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

Әлки районында 30 августта Республика көне уңаеннан зур ярминкә, концерт, эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале һәм күңел ачу чаралары булды. Бәйрәм чараларында бик күп кеше катнашты.

Республикада 48 меңгә якын беренче сыйныф укучысы тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керде.

Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә.

Бүген Казанда 181 нче күппрофильле гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Тантаналы линейкага укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Әмма биредә алты беренче сыйныф бар.

 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International