ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

5 сентябрь  көнне Мәгариф идарәсе  базасында мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларының семинары үтте.

 

Район башлыгы Дмитрий Иванов атналык киңәшмә үткәрде.

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шул уңайдан,бүген-4 сентябрь көнне барлык классларга бердәм дәрес күрсәтелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!

4-5 сентябрьдә үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең аттестациясе үтте. Комиссия аларның белгечлек буенча теория белемен, компьютер технологиясенең теория һәм гамәли белеменнәрен тикшерделәр. Китапханәчеләр аттестациягә ныклап әзерләнделәр.Комиссия аларның җаваплары белән канәгать калды, югары бәя бирде.Барлык аттестация үтүчеләр дә үзләрен профессиональ яктан күрсәтеп, аттестацияне уңышлы тапшырдылар.

Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты кабат үз ишекләрен ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International