ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда сентябрь аенда экстремизмга каршы  айлык үткәрү традициягә әверелде. Быел да бу айлык кысаларында мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сыйныфларда класс җитәкчеләре “Терроризмга – юк!” исемле тәрбия сәгатьләре үткәрәләр. Бу дәресләр үзара дус-тату яшәүгә, бердәмлеккә чакыра. 

Авыл хуҗалыгы бүлегенең 24 нче номерлы статистик отчетлары мәгълүматларына караганда предприятиеләрдә эре мөгезле терлек саны 1 нче сентябрьгә 10990 баш тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елгыга караганда 276 башка кимрәк дигән сүз.

Беренче графа-комбайнчының исем фамилиясе, икенче шул комбайнчы эшләгән хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан суктырылган ашлык күләме (центнерларда). Мәгълүматлар 6 сентябрьгә.

Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе старт ала.

Татарстанда иң яхшы капиталь төзекләндерү ясалган һәм яңа уку елына иң яхшы әзерлекле белем бирү оешмаларын сайлау республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. 

Теләче районы үзәк хастаханәсенең балалар табиблары гриппка каршы профилактикалау эше үткәрү максаты белән  3нче балалар бакчасында прививкалар ясадылар. Балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңлап, гомуми сәламәтлекләрен карап, әти-әни биргән ризалыклары нигезендә прививкалар ясадылар.

Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында сабыйлар  көннәрен иртәнге гимнастика ясаудан башлыйлар. 

2017 елның 5 сентябреннән 8енә кадәр Казакъстан Республикасының Алмата шәһәрендә 24 нче "Kazbuild 2017" Казакъ халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсе уза.

 

2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чарасы - Татарстан нефть – газ – химия форумы узачак. Быел чара «Түбән Кама нефтехим» ҖАҖ 50 ел тулуга багышланган.

Быел форум эшендә Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык предприятие катнашачак. Форум кысаларында уза торган күргәзмәләр экспозициясе ачык һавада 3 павильонда һәм күргәзмә үзәгенең  10 000 кв. м. мәйданында урнашачак. Эшлекле программа кысаларында 7 халыкара конференция үткәрү планлаштырылган.

Шулай ук, Форум көннәрендә тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Нефть  химиясе һәм нефть-газ сәнәгате өчен Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы тарафыннан заманча немец технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдир итү оештырылачак.

8 сентябрьдә нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең баш технологлары, механиклары һәм энергетикларының Бизнес – очрашулары узачак.

Форумның аерылгысыз өлеше буларак халыкара тармак күргәзмәләре чыгыш ясаячак, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләрен, заманча материаллар тәкъдим итәчәк.

"Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар" конкурсы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә җитештерүгә техник яктан яңадан җиһазландыру һәм технологияләр кертү юнәлешендә перспектив эшләнмәләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.

Татарстан нефть-газ- химия форумында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм нефть-газ-химия тармагының алдынгы казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!

Массакүләм мәгълүмат чараларының тантаналы ачылышка аккредитация үтүләре катгый мәҗбүри, аккредитация 5 сентябрьдә 16.00сәг кадәр уза.

Казанда "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" халыкара конференция үз эшенш дoвам итә. Чара Татарстан Республикасы Хакимияте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технология үзәге, "Казан ярминкәсе" ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International