2017 елда 12 сентябрьдә 21.00 дә 1941 елгы хатын-кыз югалганы турында хәбәр килде. Ул 12 сентябрьдә Куйбышев Затоны торак пунктыннан 13.30 тирәсендә гөмбә артыннан чыгып китеп кире кайтмаган. Ике көн аны эзләгәннән соң 14.10 да 116 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы Эдуард Гилазов, биеклектән бинокль аша караганда тасвирга килешә торган эзләнгән хатын-кызны Тенишево т. п. янында Казан шәһәре ягына юл буенча барганны күреп алды. Аны үзәк район хастаханәсенә илтеп куйдылар. Туганнары аны таныган, сәламәтлек хәле канәгатьле дип бәяләнгән. Туганнары аны өйгә алып киткән.
Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система эшен тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрануны җыелма исәпләүләр системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмати технологияләр – әлеге һәм башка темалар турында бүген Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Чиләбе өлкәсенең экология министры Ирина Гладкова фикер алышты.
Быел 305 ятим бала Татарстанның махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителәчәк.
14 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте. Аның барышында 2-3 сыйныф укучылары эзтабарларга кабул ителде. Балалар СНТ тарихы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, мәктәп администрациясе әзерләгән истәлек бүләкләрен алдылар. Чарадан һәркем күтәренке кәеф белән китте.
Казанда бүген Россия-Кытай комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Киңәйтелгән утырышы уза. Аны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның Кытай хезмәткәре КХР Сәнәгать һәм сәүдә министры МЯо Вей җитәкли.
Моңа бакчабызның эшчеләренең тырыш эшләве , вакытында су сибеп ,чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте.Бүген без бакчабыздан кишер җыеп алдык ,уңыш бик мул булды.Без моңа бик шат.
Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге көнгә (14.09.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 17,4 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 85%ны тәшкил итә.
Пәнҗешәмбе Олы Мишә урта мәктәбендә спорт көне. Бу көнне мәктәптә спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үтә. Укучыларыбыз физик тәрбия дәресләрендә җиңел атлетика күнегүләре ясыйлар, йөгерәләр, баскетбол уйныйлар. Мәктәбебездә һәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып бара.