ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан,  8 сентябрь көнне,  Максабаш авыл китапханәсендә  «Экстремизм - это» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларга   төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итү, дус, тату яшәү кебек темаларны чагылдырган китаплар тәкъдим ителде.

Бөгелмә шәһәре һәм районы “Яшел Россия” акциясенә кушылды. 14 меңгә якын кеше себерке, көрәк, капчык тотып, кулларына перчатка киеп, урам тазартырга чыкты.

Лениногорск районында 2017 елгы капиталь ремонт төгәлләнде

Кыйммәтле мехлы төрләргә  ау чоры  ачылу белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Ау кагыйдәләренең,   һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгына кагыла торган, аерым  кагыйдәләрен аңлатып китә.

 

“Экстремизмга – юк” дип исемләнгән республика айлыгы кысаларында Купка һәм Вахит авылы китапханәчеләре “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды, терроризмга каршы рәсем ясалды. Алар  балаларның сорауларына җавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлатты.

 

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 14 сентябрьгә район басуларыннан 23420 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (85,9 процент).

14 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре  мәдәният йорты каршында   беренче тапкыр “Табигать дөньясына китап аша” темасында  ЭКО фестиваль  уздырды.   

Яр Чаллы эзләү-коткару отрядының базасында Идел буе федераль округының эзләү-коткару расчетларының сертификат сынаулары тәмамланды. 2017 елда 4 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр кинология расчетлары һәм иреклеләр үзләренең осталыгын табигый һәм техноген тирә-якта эзләүдә, һавадан төшүдә, шулай да тыңлаучанлык һәм җитезелектә күрсәттеләр. Сынауларда барлыгы 38 расчет катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International