ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» ФДУП генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.   

  Яңа Усы авылы китапханәсендә татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан: “Ул кабызган утлар сүнмәде” дигән исем астында әдәби кичә үтте.

Кайбыч районында күркәм бер гадәт яши. Сабантуйлар тәмамлангач, милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны үсеп килүче буынга тапшыру, мәдәни мирасыбызны барлау максатыннан, һәр авылда кичке уеннар башлана.

Гимназиядә 15 сентябрьдә Россиякүләм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә  багышланган чара үтте. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек таратылды. Чарада Буа шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  катнашты. Китапханәче Закирова Резедә Әхмәт кызы   үзе белән алып килгән  презентация аркылы Татарстан Республикасында һәм районыбызда мәдәни көндәлекнең  зур әһәмияткә  ия  булуы турында сөйләде ,балаларга һәм укытучыларга  яңа уку елында бу юнәлештә    зур уңышлар ирешүнең юлларын күрсәтте.

«Казан» Гаилә үзәге янында халыкара студентлар бәйрәме өчен Мәскәү белән туры элемтә оештырылды.

Татарстан буенча бөртекле культураларны тагын 170 мең гектар чамасы җыясы калган.

Балаларга сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү сораулары буенча гражданнар кабул итү була

Шурада гомер итүче Хәкимов Әхмәтвәли абый үзенең бүгенге көндәге яшәешен әнә шундый олы бүләк итеп кабул итә. Тормыш артыгы белән сынаса да, сыгылып төшмичә нык басып калырга Аллаһ көч биргән, ярдәм иткән аңа. Гаилә коргач хатыны белән 10 ел гына яшәп кала.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Нугуманов Чистайда гражданнар кабул итте

Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International