ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Киләчәккә караш" форумы кысаларында индустриаль (сәнәгый) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләрнең нәтиҗәләр ясау Съездында катнашты. Чара Казанның "Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

 

Индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский үз чыгышында Россиянең барлык сәнәгать паркының 10% Татарстанда урнашуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта әлеге паркларда илнең барлык резидентларының 32 проценты (677 предприятие) безнең республикада урнашкан. Спикер сәнәгать паркларын гамәлгә кертү һәм аларны булдырудагы чыгымнарны туктатмаска өндәде. Аның сүзләренә караганда, аларны гамәлгә ашыруда бер сум акча туздырган очракта, ул җиде сум булып  инвестицияләнә.

"Химград" АҖ технополисы рәисе Айрат Гыйззәтуллин, съезд нәтиҗәләре буенча РФ Икътисад министрлыгына яңа булдырылачак парклар чыгымын судсидияләүне программасын яңартуны сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды һәм РФ сәнәгать министрлыгына 2017-2020 елларга алынган кредитларга процентларны субсидияләү программасын озайту мөрәҗәгате белән чыгарга кирәкле булуы турында сөйләде.

 Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков районда эшләгән сәнәгать мәйданчыгы турында әйтеп үтте. Әлеге җитештерү формасын булдыру бизнесны җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итте, ди. Бүгенге көндә бер генә резидент булса, ел ахырына кадәр аларның саны өчкә җитәчәк дип белдерде район башлыгы. 

Татарстан Президенты сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге буенча программаны гамәлгә ашыруның уңышлылыгын югары бәяләде.

Бөгелмә районында "Хәзинә эзләгәндә" квест-уены үтте.

Ял көннәрендә томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Көндез +10..+15˚, төнлә 0..+5˚, -1..-3˚.

29 сентябрьдә районның Үзәк ял паркында “Мәрхәмәтле Татарстан“ игелекле гамәлләр акциясе кысаларында Хәйрия концерты була. 

"Салават күпере" үзәге карамагындагы балалар экскурсиядә булды

Апаста сугыш чоры баласы, тугрылыклы тормыш иптәше Мөзәйнә белән гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Әхмәтшинга 22 сентябрьдә 90 яшь тулу уңаеннан кунаклар килде. 

Проектны оештыручылар беренче этапта шәһәр һәм район педагоглары өчен семинар-тренинг үткәрделәр.

Районда “Безнең заман“ эшче яшьләр фестиваленә әзерлек бара. 

Каирда INFRA Africa & Middle East 2017 Африка һәм Якын Көнчыгыш шәһәрләре өчен инфраструктура буенча күргәзмә һәм конференция кысаларында Татарстан Республикасының экспозициясен оештыру һәм күргәзмә мәйданнарын арендалау буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана. Өстәмә мәгълүмат – документта.

Росиия ЭЭМ Бөгелмә районы буенча бүлеге уяу булырга чакыра 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International