ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

"PROFF навигатор" проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләре белән бергә мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч экскурсияләр оештыруын дәвам итә.

 

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Илгизә Файзылхакова социаль хезмәт алучы Гандалиб Кәримова белән саңгыраулык турында әңгәмә үткәрде.

 

 

Тамчы шоу «Без Тукайлы халык»

Симәк авыл мәдәният йортында балалар белән "Бер, ике,өч -безнең кулда көч!" исемле спорт уеннары уздырылды.

1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.

23 сентябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Мирас” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.

Казанда Югары медицина тенологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә Татарстан Республикасы клиник фармакологларының семинар-киңәшмәсе узды.

Әлмәт мәгариф хезмәткәрләре алтынчы гомумикоманда урынын яуладылар, җиңел эстафетада беренче урынны, йөзүдә - беренче урынны һәм гер күтәрүдә шулай ук беренчелекне яулый алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International