ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Хокукый мәктәп эше кысаларында Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль яклау бүлеге белән берлектә түгәрәк өстәл форматында ата-аналар белән чираттагы очрашу уздырыды.

Ата-аналарның социаль-хокукый белемнәрен арттыруга багышланган чарага бүгенге көндә аерылу процедурасын узган социаль хезмәтләр алучы өч гаиләдән 6 ата-ана  чакырылган иде.

 

Бөгелмә халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Салават күпере"  үзәге хезмәткәрләре - социаль эш буенча белгече Наталья Андриянова һәм социаль хезмәткәр Татьяна Кожухова үз балалары - мәктәп укучылары белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашучы мәрхүмнең тол хатын Галина Лукьянованы котладылар.

 

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" узәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева балалар белән “Сәламәтлеккә юл" дигән чара үткәрде.

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә спорт чарасы узды.  Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә реабилитация узучы балалар өчен 28 нче сентябрьдә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысасында ЛФК инструкторы Камалова Н.В. залда, тренажер мәйданчыгында спорт уеннары оештырды.

 

1 сентябрьдә "Юлдаш" интернат-йортында хәтер сәгате үтте. Интернетта яшәүчеләр документаль-тематик видеофильм карадылар һәм әлеге теракта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ"  социаль приютындагы 6 нчы төркемдә тәрбияләнүче мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп кызары  белән сәнгать дәресе үткәрелде. Дәрестә алар татар милли киеме– түбәтәй ясарга өйрәнде.

 

Кичә "Шатлык" Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр булып узды. Аларда 21 хезмәткәр катнашты.

Хәбәр итү системасыннан янгын турында сигнал ишетүгә  үзәк хезмәткәрләре халыкны куркынычсыз урынга  ашыгыч эвакуацияләүгә  кереште. Тренировкалар җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге чараларның төп максаты - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  хезмәткәрләрнең исләренә төшерү.

 

Өлкән буынга тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итеп, аларны Халыкара өлкәннәр көне – игелек һәм зирәклек бәйрәме белән тәбрик итәм!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре (2017 елның 1-2 октябре) барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумы (STS-форум) кысаларында узды.  
Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мөнәсәбәтләр турында, шулай ук халыкара сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Япония ягыннан очрашуда – илнең Россия белән икътисадый хезмәттәшлекне үстерү министры итеп билгеләп куелган (2016 елның 1 сентябреннән) Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко, Россия ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов та катнашты.

Бүген, 2017 елның 1 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре белән килде. 

Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында (STS-форум) катнашу, чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә узачак.

Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International