ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Район Мәдәният йорты  белгечләре   элекке хезмәткәрләре Гарифуллина Мөнҗия Зәйнулла кызын  Халыкара Өлкәннәр көне белән котладылар

"Көзге мәрхәмәтле - игелекле эшләр эстафетасы" кыссаларында , 29 сентябрь көнне Ямбулат авылында "Өлкәннәр көне" үткәрелде. Бәйрәмдә Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А һәм "Таң" ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Р.М чыгыш ясадылар. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче , авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән өлкәннәр өчен концерт оештырылды. Игелекле эшләр бер атнага гына түгел, ә гомер буена дәвам итсен.

Казан командасы әлеге уңышка 15 нче тапкыр ирешә.

Бәйрәмгә өлкән яшьтәге авыл кешеләре чакырылган иде. Аларның араларында үз хезмәтләре белән туган илгә хезмәт итүчеләр, балалар, оныклар һәм  оныкчыклар үстерүчеләр дә бар иде. Авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р. М  җылы котлау сүзләре белән кунакларга мөрәҗәгать итте, ул ныклы сәламәтлек, җылылык һәм мәхәббәт, бәхет һәм иминлек теләде.  Бәйрәм барышында өлкән кешеләр  хөрмәтенә котлау сүзләре, жырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Тантана сәбәпчеләре үзләре дә бу эштән читтә калмадылар, жырлап - биеп күңел ачтылар. Чара гадәттәгечә чәй эчү белән тәмамланды. Җылы дустанә атмосферада  "алтын яшьтәге кешеләр" әңгәмә алып бардылар, үзләренең тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.

Арчада "Ат көне" уңаеннан халыкара ат чабышлары узды.

Спортчылар чаңгы-роллерда ярыша һәм кросста җитезләр ачыклана.

Шул уңайдан 29 сентябрь көнне, Субаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты  белән берлектә, “Изге эш көне” девизы астында, балалар белән Чернова Наталия түтинең  өенә барып хәлен белделәр, концерт номерлары күрсәттеләр, күчтәнәч тапшырдылар. Мәрхәмәтлек атнасы безне шәфкатле, рәхимле, миһербанлы булырга өйрәтә.

 

Татарстан башкаласында даими рәвештә суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы да уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International