ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Казанда Ушу буенча 14 нче дөнья чемпионаты тәмамланды. Гомумкоманда зачетында Кытай җыелма командасы беренче булды.

Владимир Максимов Россия җыелма командасына Ушу буенча дөнья чемпионатының беренче алтын медален китерде.

2 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсе “ Игелеклелек атнасы” акциясе кысаларында  өлкән китап укучыларыбызның өйләренә  китаплар,газет- журналлар  илтеп,күзәтү ясап,күңелләрен күтәреп,изгелек эшләнелде.

 

  

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең фикерне белү, өйрәнү максатыннан Татарстан республикасы эчке эшләр министрлыгы сорашу (опрос)  үткәрә. Аның ярдәмендә халыкның полиция эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать икәне ачыкланачак.

Бүген, 3-нче октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген район мәдәният йортында “Минем елларым – минем байлыгым” дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.

Бүген Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында “Татарстан Республикасы халкына башлангыч санитар-медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту” республика программасы кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын җыю эшләре башланды.

    3 нче октябрь көнне республика күләмендә үткәрелә торган "Көзге шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында  Иске Сәфәр авыл китапханәчесе  сәламәтлеге чикләнгән хезмәт һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды.

Республика мәгълүмат агентлыгы эше белән Испания, Швейцария, Ливан, Кытай һәм Япония хәбәрчеләре танышты.

Федоровское авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Лапин  шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда таушалган авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп тырышкан, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Авылның хөрмәтле кешесен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе  Гульнар Хузина, Федоровское авыл җирлеге башлыгы фирдүс Зәйнуллин, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International