ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Алабуга ЗАГС бүлеге 3 нче кварталга йомгак ясады. Бу кварталда 284 туу, 196 үлем, 241 өйләнешү, 93 аерылышу теркәлгән. 334 кабат таныклык, 1037 белешмә бирелгән.

Әлеге бәйрәм –  чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисадый авырлыкларга, катлаулы табигый шартларга да карамастан, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең югары профессионализмы, үз эшләренә бирелгәнлеге куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә  мөмкинлек бирә.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 7, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4, бакча йортлары – 1.

  Иске Вәрәш  авыл китапханәчесе, мәдәният йорты һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, халыкара өлкәннәр көненә багышланган: "Кереп барам гомер көзләренә" исеме астында музыкаль кичә үткәрделәр.

 

  Метрәй авыл китапханәчесе укытучылар көне уңаеннан "Укытучы - иң олы исем" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Үзәк китапханәдә “Алтын көз моңы” исеме астында әдәби-музыкаль күрешү кичәсе үткәрелде

Мөслим лицееның "Мирас" футбол командасы Россия беренчелегенә узган бәйгедә чемпион исемен алды.

Кичә Казанның «Ак Барс» көрәш сараендә Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнирның ачылу тантанасы узды.

13-14 нче октябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр россиякүләм яшь архитекторларның биенналесы узачак.

Хөрмәтле Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, инвесторлар һәм ветераннар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International