ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 10 октябрь аенда Лениногорск шәһәрендә Рамил Наиль улы һәм  Венера Фәрит кызы Мустафиннар гаиләсендә игезәк балалар Динар  һәм Данияр уллары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага  туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә  бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!

Бүген Казанда  «Пирамида» КККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы узды.Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә РФ хөкүмәте тарафыннан 2020-нче елга кадәр тормышка ашырылачак “Комфортлы шәһәртирәлеге формалаштыру” дигән приоритетлы проектка кул куелды.

Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (далее – Минземимущество РТ) уведомляет.

В соответствии с Федеральным законом от 3 июля 2016 года №237-ФЗ «О государственной кадастровой оценке», во исполнение распоряжения Минземимущества РТ от 28.08.2017 №1958-р (в редакции распоряжения Минземимущества РТ от 25.09.2017 №2171-р) в 2018 году на территории Республики Татарстан будет проведена государственная кадастровая оценка земель сельскохозяйственного назначения.

Бөгелмә районы Подгорный бистәсендә бу елның июлендә экологлар агынты сулар җыелган чокыр табалар. Чистартылмаган агынтылар бирегә җирле субүлгеч системасыннан агып җыела. Канализациянең чистарту корылмаларының тузганлыгы һәм җирле хакимият тарафыннан профилактик чараларның бөтенләй үткәрелмәве табигать саклау әһәмиятендәге җирләрнең бозылуына китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, агызып чыгарулар нәтиҗәсендә 1200 кв.м туфрак пычранган.

Семинарда Татарстан мәдәният министры урынбасары  Гүзәл Шәрипова чыгыш ясады.

Конкурста катнашырга теләүчеләрнең анкеталары һәм материаллары 2017 елның 1 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбыз җитәкчеләре, төрле районнарда урнашкан Картлар йортларында булып, якташларыбызның хәлен белеп кайтуны матур традициягә керттеләр.

 

Девәтернә Мәдәният йортында Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге “Картаямыни соң йөрәк?“ халык театры, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасы белән “Идел-йорт“ фестивалендә катнашып, финалга үттеләр.

Өлкәннәр декадасы кысаларында район башлыгы урынбасары  Ришат Нурисламов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова Мөслим картлар йортына Людмила Махневаның хәлен белергә бардылар.  Алар Әгерҗедә туып-үскән якташыбызга туган як сәламнәрен җиткереп, күчтәнәчләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International