ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 25 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Территориаль усеш булеге 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, документ кызыксынган ведомстволар белән килештерүләрне узган инде һәм Россия Хөкүмәте Аппараты кисәтүләрен исәпкә алып эшләп бетерелгән.

Иннополиста замана санлы технологияләргә багышланган VI Төбәкара инфраструктура карарлары Форумы DIF 2017 ачылды. Чара кысаларында 25-26 октябрь көннәрендә катнашучылар ИТ-тармакның актуаль сораулары турында фикер йөртер. 
 

Шуганка авылы китапханәчесе, драматург Ю. Сафиуллинга 70 яшь тулу уңаеннан,китап күргәзмәсе ясады. Укучыларны драматургның тормышы, иҗаты һәм китаплары белән таныштырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна һәм Балык Бистәсе районының Корноухово башкарма комитетың хезмәткәрләре белэн бергә Шакировлар гаиләсен котладылар. Канафи абзый-Насима ханым -55 ел бергә гомер иткәннэр. Шакировлар гаиләсе – Корноуховы авылының үрнәк гаилэлэренен берсе булып санала.

Бүген шәһәрдәшебез Тыл хезмәтчәне, атказанган төзүче Лидия Ивановна Фёдоровага 90 яшь тулды.

Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына Бөтенроссия шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән конгрессында катнашучылар килеп киттеләр. Ул республиканың баш каласында иртәгә башлана инде.

2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының утырышы булды.  Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International