ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының закон проекты бүген Дәүләт Советының утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына үзгәрешләр 7 ноябрьгә кадәр кертеләчәк, аннан соң документны икенче укылышта тикшерәчәкләр.

Арча районы  Урта-Аты авыл җирлегендә Рәфкәт абый Һәм Наилә апа Хасановлар  гаилә коруларына 40 ел булу уңаеннан Түбән Аты мәдәният йортында бәйрәм кичәсендә кунак булдылар.  Алар балаларына яхшы урнәк булган, ә балалары, үз чиратында, әти-әнидән калаган матур йолаларны саклаган, чын мәгънәсендә, дәрәҗәле, лаеклы гаиләләр.

2017 елның 4-6 декабрендә Санкт-Петербургта «Арктика: бүгенгесе һәм киләчәге» 2017 VII Халыкара форумы узачак. Ел саен форум РФ Арктика  зонасы һәм аңа кагылышлы инфраструктурасының үсеше дәүләт сәясәтен гамәли тормышка ашыру өлкәсендә җәмәгать фикеренә йомгак ясый. Форумны "Полярчылар Ассоциациясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.

Форумның эшлекле өлешендә Арктиканың минераль-чимал ресурсларын үзләштерү, транспорт системасын үстерү, логистика, энергетика, экология, кадрлар әзерләү һ. б сораулар күтәреләчәк. Форум экспозициясендә актуаль арктик проектлар һәм заманча технологияләр тәкъдим ителәчәк.

Форум турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин - www.forumarctic.com/conf2017 .

Эшчәнлеге Арктиканы өйрәнүгә юнәтелгән предприятие һәм оешмаларны чарада катнашырга чакырабыз.

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ) инициативасы буенча 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе базасында Инженерлар мәктәбенең рәсми ачылыш тантанасы булып узды.

Тантанада «КАМАЗ» компаниясенең генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты. Инженерлык мәктәбе ачылышы кысаларында балалар өчен күп кенә кызыклы мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, спорт эстафетасы, һөнәри сынаулар һәм башка чаралар оештырылды.

Искә төшереп үтик, 2017 елның май аенда «КАМАЗ» компаниясе, КНИТУ-КАИ, 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе арасында үзара Инженерлар мәктәбен ачуда уртак эшчәнлек турында килешү төзелгән иде. Аның төп максаты – 30нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш сайлауны тәэмин итү һәм киләчәктә инженер-техник өлкәдә булачак һөнәри эшчәнлеккә әзерләү.

Параллель рәвештә төп белем бирү программасы белән ике инженер сыйныф укучылары факультатив дәресләрдә "Гамәли физика", "Математика тренингы", "Redcafe", "Kompas 3D" профиль дисциплиналардан яңа белем алачаклар. Шулай ук, алар өчен ай саен КНИТУ-КАИ укытучылары һәм профессорлары белән очрашу оештырылачак, алар укучыларга инженерия тарихы, төрле механизмнарның эш принциплары, техниканың килеп чыгышы һәм үсеше һ. б. турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, яшь инженерлар уку елы дәвамында "Кванториум" балалар технопаркына барачаклар, "Техник модельләштерү", "Мәктәп конструкторлык бюросы" түгәрәкләренә йөриячәкләр, «КАМАЗ» җитештерү мәйданнары белән танышачаклар, Татарстанның инженерлык элитасы вәкилләре белән очрашачаклар.

«КАМАЗ» компаниясенең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

1 сентябрьдән 22 декабрьгә кадәр РФ Икътисадый үсеш министрлыгы өченче бөтенроссия «Открытые данные Российской Федерации» бәйгесен уздыра.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты.  

Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.  Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.  

Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе  субъектлары закон чыгару органнарының 2 закон чыгару инициативасы.  

Татарстанлылар балаларының билгеләрен ТР Дәүләт порталы аша карыйлар, коммуналь хезмәтләр өчен дә шуннан түлиләр.

Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары зачет тапшырды.

Мәскәүдә узган “Россия.ру-2017“ Халыкара телевизион IT-проект бәйгесендә катнашып, Укучыларның “Кашыкчылар“ ансамбле (җитәкчесе – Юлия Мөхәммәтҗанова) – беренче, “АРТ“ скрипкачылар ансамбле (Алия Заһидуллина) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International