ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

27 октябрь көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышы узды. Очрашуда Тимершык авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнара Нургаязова катнашты.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең урыны, ландшафты, һавасы һәм туфракларының уңдырышлылыгы төрле.

          Бер участокларда аграр-сәнәгать комплекслары, корылмалар һәм фермалар, башкаларда сулыклар урнашкан, алар куаклыклар белән капланган, өченчеләре бөтенләй бүлешү стадиясендә торалар.

         Авыл хуҗалыгы җирләрен терлек асрауга, печән чабу һәм бөртекле, техник, азык һәм җиләк – җимеш культураларын үстерү өчен куллану дөресрәк.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан башкарылган тикшерүләр барышында еш ачыклана торган җир законнарын бозуның берсе – ул авыл хуҗалыгы  җирләренең чүп һәм куаклык үләннәре белән каплануы.

27 октябрьдә  Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан шәһәренең Мирный бистәсеннән «Вера, Надежда, Любовь» рус халык ансамблендә катнашучылар булып китте

Innokam.pro субконтрактация Милли порталы Россия Федерациясе сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка илләрдә авыр техника продукциясенә заказлар алу процессларын автоматлаштыру, ышанычлы товар сатучыларны сайлау,  продукция һәм хезмәтләрне алга этәрү өчен "Цифрлы индустрия 4.0."не гамәлгә кертүнең әзерлек кысаларында үз эшен 2017 ел башында башлады.

Хәзерге вакытта портал дүрт тармакны берләштерә: машина төзелеше, полимер продукция җитештерү, нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр.

Агымдагы елның III квартал ахыры мәгълүматлары буенча Innokam.pro субконтрактация Милли порталында Российской Федерациясенең 47 төбәгеннән 500гә якын катнашучы теркәлгән, шулай ук, Беларусь Республикасы, Казахстан һәм Кыргызстан Республикасы, Германия һәм Төркиядән теркәлгән предприятиеләр дә бар.

Шул исәптән, innokam.pro порталы кулланучылары арасында эре сәнәгать предприятиеләре шактый: «Северсталь» ЯАҖ, «Россия Вертолетлары» АҖ, «Энергия» АҖ, «КАМАЗ» компаниясе, «Түбән Кама нефтехим», «АВТОТОР Холдинг» АҖ, SAMSUNG, «Аксион» Корпорациясе һәм аның бүлекчәләре, «Ростех» Дәүләт Корпорациясе бүлекчәләре, «Росатом» Дәүләт Корпорациясе, «Газпром» ЯАҖ, «Россия тимер юллары», «ШВАБЕ» АҖ, «Берләшкән  двигатель төзелеше Корпорациясе» АҖ, «Берләшкән судно төзелеше Корпорациясе» АҖ, «Уралвагонзавод» фәнни-җитештерү Корпорациясе» АҖ и «Тактик ракета кораллануы» Корпорациясе АҖ.

Innokam.pro субконтрактация Милли порталында көн саен авыр техникалы продукция эшләү һәм әзерләүгә заказлар урнаштырыла. Бүгенге көндә 400 дән артык заказ бастырылган, шуларның беренчеләре 2017 елның июль аенда инде үтәлде.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы материаллары буенча әзерләнде.

Буген, 27октябрь  конне “Сарман” кинотеатрында “Кояшкай” балалар бакчасы нэнилэренэ “Барбадожкины истории” исемле мультфильм  курсэтелде

30 октябрьдә 14.00 сәг. 1нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗатының шәһәр сараенда Яр Чаллы шәһ. педиатрия хезмәтенең юбилеена багышланган тантаналы чара булачак. Ул балалар сырхауханәсенең (элек 1нче номерлы сырхауханә) 45-еллыгына һәм балалар хастаханәсенең (элек 2нче номерлы БШХ) 35-еллыгына багышланды.Автоградның педиатрия хезмәтенең формалашуы нәкъ беренче балалар сырхауханәсе ачылуыннан башланды.

Россия федерациясе президенты ярдәмчесе Игорь Левитин ял көннәрендә билгеләнеп үтәчәк юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре  белән котлады.

Район үзәге һәм  Актаныш районының барлык авыл җирлекләре эвакуация чаралары үткәрүдә катнашты

Халыклар дуслыгының Россия университеты медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультетының хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, м.ф.д. профессор Валерий Егиев һәм шәхси мәскәү клиникаларыннан берсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к. Владислав Давыдов пациентларны дәвалауда тәҗрибә уртаклаштылар һәм төрле этиологиянең бүсере пластикасы һәм симерүне дәвалау алымы булучы аш казанын кисеп алу буенча мастер-класс үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International