ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

14 ноябрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Казан шәһәр Думасы депутаты Татьяна Варапаева һәм балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә районыбызда халыкны кабул итәчәк.

Кабул итү район хакимияте бинасында үткәрелә. Алдан язылу өчен тел.: 89274431909.

Үткән атнада Лениногорск шәһәрендә татар атлары токымлы аргамаклар арасында үткән ярышларда үз маллары белән катнашкан фермер Фәнис Бакиров дипломнар һәм акчалата бүләкләр алып кайтты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында “Халык контроле” системасына дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләү хакында карар кабул иткән иде.

2017 елның 28 октябренда Чистай районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Аминя Вагизовна һәм Ринат Гильмутдинович Салаховларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

2017 нче елда капиталь ремонт программасына Октябрьский авылы культура йорты кертелгән иде.

Казанда полиция хезмәткрләренең профессиональ бәйрәменә багышланган картинг буенча ярышлар булып узды.
Бу Кубок инде 12 нче тапкыр уздырыла.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстанның көрәш буенча спорт остасы Илфат Гадершин юбилее зур ярыш белән билгеләп үтелде.

2004-2005 елгы ир балалар арасында әлеге спорт мәктәбенең ачык районара турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International