ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1 ноябрьдә «Сөләйман Палас» отелендә (Казан, Петербургская ур., 55) инсультны профилактикалау мәктәбе узачак. Регионара клиник-диагностик үзәгенең табиблары инсульт профилактикасы, авыруның риск факторлары һәм симптомнары турында сөйлиячәкләр. Казанлыларны скандинавия йөреше, вестибуляр гимнастика һәм парлы биюләр буенча мастер-класслар көтәләр. Чара ахырында «Инсультка каршы бергәләп» дигән флэш-моб узачак.

Яр Чаллыда бүген Яр Чаллы шәһ. педиатрия хезмәтенең юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Ул балалар сырхауханәсенең (элек 1нче номерлы сырхауханә) 45-еллыгына һәм балалар хастаханәсенең (элек 2нче номерлы БШХ) 35-еллыгына багышланды. Автоградның педиатрия хезмәтенең формалашуы нәкъ беренче балалар сырхауханәсе ачылуыннан башланды.

Ул Казанда 9-14 декабрь көннәрендә узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә.

Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.

Очрашуда әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Әл-Әббар Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда бүгенге көндәге инвестицион мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтнигта беренче урынны яулый. Ул шулай ук ассызыклаганча, төбәктә чит ил инвесторлары өчен бөтен шартлар тәэмин ителә. Шулай ук ТР Президенты республикада чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

 

2017 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның октябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен видеоконференция режимында Ачык ишекләр көне узды. Фикер алышуның төп темасы: хуҗалык яки бүтән төр эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру. Эшмәкәрләрне борчый торган сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирде.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

 

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыюның барышы һәм кырларда киләсе ел уңышы өчен башкарылган эшләр хакында бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. Барлык кырларда да җирне төп эшкәртү дәвам итә. 2 млн. гектар сөрүлек җиренең 1,8 млн. гектары эшкәртелгән, шуларның 470 мең гектары тирәнгә сөрелгән.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара. “Бүген иртәнгә 2 мең гектардан кимрәк калды, - диде ул. – Инде бүген республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген узды. Ә берничә ел элек без 2 млн. тонна уңыш җыю турында хыяллана идек”.

 

           Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Нуриахметовлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрен тимер туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп, Равил Шагаип улы белән Ляля Назип кызы 65 ел бергә матур, тату иткәннәр.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты 2017 елның 3 ноябрь көнендә, “Аучылык, балыкчылык һәм актив ял итү индустриясе” исемендәге халыкара күргәзмә-форум чикләрендә, “Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау турында Россия Федерациясенең кануннарын камилләштерү” темасына киңәйтелгән киңәшмә уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International