ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

      5 октябрь көнне Урта Кирмән авылы мәдәният йортында 65, 60, 50, 55, 40 ел мәхәббәттә һәм татулыкта бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Үрнәк гаиләләрне Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов котлады.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

ТР МЧС идарәсе һава торышының кискен үзгәрүе турында хәбәр итә.

Чурбанова Александра Андреевнага  90 яшь тулды. Аның оптимизмына күз тиярлек: бакчада бер чүп юк, кунакларны һәм күршеләрне һәрвакыт үзе каршы ала. Үз балалары булмаганлыктан, социаль хезмәт күрсәтүче Ирина аңа туганына әйләнде.

Тренерлары Рөстәм Гыйлфанов җитәкчелегендә "Лидер" спорт мәктәбе җиңел атлетлары өч I урынга лаек булганнар.

Зәйнәп әбинең гомер бәйрәмен балалары, оныклары гына түгел, барлык туганнары да диярлек көтеп алды.

5 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече 50 ел бергә гомер кичергән парны бәйрәмнәре белән котлады.

Леонид һәм Антонина Базаровлар "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.

5 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә алтын юбилярларны Зиатдиновлар гаиләсе Вәгыйз улы   Галимҗан  һәм  Гәләветдин  кызы Фәнияне ,  бергә 50 ел тату гомер итүләре  белән котлап чара  уздырдылар. Алтын туй –50 ел бергә узган   гаилә тормышның  күрсәткече һәм нәтиҗәсе.

Буада тантаналы рәвештә 22 фатирлы торак йорт тапшырылды. Ятим балалар белән беррәттән, яңа фатир ачкычларын алганнар: 5 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр; авария хәлендәге торак фондыннан күчкән гаиләләр; социаль ипотека буенча фатирлар алган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Яңа яшәүчеләр Республика һәм район башлыкларына чиксез рәхмәт белдерделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын. Кызганычка каршы 1 кеше һәлак булды.

2017  елның 1 ноябрендә  Урта Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Мөлекова,  Урта Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Фоат Сафин һәм китапханәче Равия Сафина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кешесе Моратова Хаҗия Гыйниятулла кызын 90 яше тулган көне белән котладылар  һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Владимир Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International