ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

11 ноябрь көнне Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Тәтеш районында урнашкан шәһси эшмәкәр гә Потапов Г.М. га карата план буенча тикшерү үткәрелде.

Медицина хезмәткәрләренең чираттан тыш утырышы

2017 елның 12 ноябрендә, кичке җиделәр тирәсендә, ТР Чистай районында Р-239  трассасында  Ак тау авылына  борылыш янында  ГАЗель машинасы белән поши бәрдертелде. Хәзерге вакытта юл вакыйгасына тикшерү алып барыла.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне руль артында игътибарлы булырга, ә шулай ук  кайгылы вакыйгаларны булдырмас өчен, юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.

Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, максатыннан Тат-Тулба авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  7-8 класс укучылары катнашында “Көттермәсәк иде Әнкәйләрне” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичә җыр- бию, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне котлап килгән Кәркәвеч авылы үзешчәннәренең җыр- биюләре кичәгә аерым бер күңелле ямь өстәде.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегендә район дәүләт идарә органнары, оешма-учреждение, махсус хезмәтләрнең җитәкче-белгечләре катнашында бүген Дәүләки, Шәмбалыкчы һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте.

Бүген Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында Бөтендөнья Яхшылык көненә багышланган чара узды.

Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге мөмкинлеге чиклеләр кешеләр hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

 

Бүгенге көнгә Татарстанда 1 млн. 947,6 мең кв. м. торак сафка кертелгән

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит” Бөтенроссия акциясенең икенче этабын үткәрүгә кушылды.

Оператив-профилактика чаралары наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау, наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучы һәм аларны сатучы, бу эшкә балигъ булмаганнарны җәлеп итүче кешеләрне ачыклау максатында уздырыла. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International