ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

14 нче ноябрьдә Дәүләт Советының мәгариф, культура, фән һәм милли мәсьәләләр буенча чыгарылыш утырышы булды. Питрәч районы үрнәгендә культура учаклары үсешен карадылар.

2017 нче елның 13 нче ноябрьендә  балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннәтова Г.Р. “Син узең генә түгел!” программасына нигезләнеп балигъ булмаган бала белән шәхси дәрес уткәрде. Дәреснең максаты- суицидны кабат булдырмау, тормышка дөрес караш үстерүгә юнәлтелгән иде.

7 нче ноябрьдән  10 ноябрьгә кадәр  районыбызның бер төркем укучылары “Мәскәү –Мәскәү өлкәсе” маршруты буенча  сәяхәт кылдылар.Бу мавыктыргыч сәяхәттә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе  укучылары да катнашты: Камалиева Рәфинә -  9 кл, Шарипова Зәринә – 10 кл

Ярышта 2003 нче елгы егетләр hәм кызлар hәм яшьрәкләр, 2002 нче елгы hәм өлкәнрәкләр катнашты. Ярышта Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч hәм Теләче районнары катнашты.Уеннар, традицион рәвештә ялгыз, парлы hәм катнаш разрядларда узды. Катнашучылар саны 126. Уен нәтиҗәләре буенча, өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат улы Җәббаров, Әсхәт Тимершаех улы Нәҗметдинов бадминтончылары 2003 нче елгы егетләр һәм кызлар һәм яшьрәкләр, 2002 нче елгы hәм өлкәнрәкләр 3нче урыннарны яуладылар.

28 ноябрьдә Россиядә өченче мәртәбә #ЩедрыйВторник акциясе – бөтендөнья хәйриячелек көне узачак, аның төп максаты хәйриячелек мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. 

Беренче #ЩедрыйВторник Россиядә 2016 елның 29 ноябрендә узды. Анда 900дән артык оешма (коммерциягә карамаган оешмалар, бизнес, дәүләти һәм муниципаль структуралар, ММЧ редакцияләре, театр коллективлары һәм музейлар һ.б.) катнашты.
 Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән инициативага Россия төбәкләре дә кушылды. Нәтиҗәдә илебезнең 124 торак пунктында Калининградтан алып Камчаткага кадәр 1500 артык хәйрия чарасы узды, ә ММЧда 2000 артык мәкалә басылып чыкты. 

 

Әлеге чарада татар көйләре, җыр- бию, нәфис сүз кебек һәм "Орчык өмәсе" фольклор күренешләр күрсәтеледе. Эчтәлекле фестиваль - концерт тамашачы күңелендә дә якты истәлекләр уятты. Үзешчәннәрне чын йөрәктән алкышларга күмделәр. 

12 нче ноябрь  көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм өлкәнрәк, 2003 нче елгы һәм кечерәк төркемнәрдә Төньяк – көнбатыш лига буенча Татарстан Чемпионаты  булып узды. Баландыш төп мәктәбе  командасы III урынны яулады. Җитәкчеләре:  Заббаров А.Ф. Котлыйбыз!

10 ноябрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә ”Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укытучы Сибгатуллина А.Т.  укучыларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты.Чара баршында укучылар үзләренең белемнәрен практик эш белән ныгыттылар.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең билетларын тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International