ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә өстәмә чаралар гамәлгә ашыруда катнашу өчен эш бирүчеләрнең гариза карау буенча комиссия утырышы булды. Әлеге чаралар үз эченә инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналарга эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтүне алган.

 

 

Районыбызның тугыз урак батыры Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “Иң яхшы комбайнчы-2017” бәйгесендә җиңеп, 100 әр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр. Без республикада бу бүләккә иң күп ия булган районнар исемлегендә.

Үткән шимбәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Хәсәншәехта яшәүче Надия Гыйләҗеваны 90 яшьлеге белән котлап, юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

10–11 ноябрьдә Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең Арча шәһәре бүлекчәсе Ачык ишекләр көннәре үткәрде. Максаты – милек салымнары түләү вакытлары һәм тәртибе турында халыкка мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсен күтәрү.

Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздырылды.  

Швециядә уза торган ярышларга бүген старт бирелде.

2017 елның 16 ноябрендә Әтнә муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТП ремонтка әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде, комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә  мунициципаль районы бүлеге башлыгы Р.К. Сабиров та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәренә килде. Биредә ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм берничә эшлекле очрашу үткәрә. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов,  Альберт Нафигин һәм Роберт Миңнегалиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, "АК БАРС" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар бар. 

Айрат Хәйруллин: "Язгы чәчү кампаниясе вакытында авыл хуҗалыгы оешмаларының мәнфәгатьләрен яклау өчен, ноябрь ахырына кадәр законга үзгәрешләр кертелергә тиеш"

12 ноябрь көнне Шалты авыл китапханәсендә  якташ язучы Гали Гыйззәтнең 90-еллыгына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балаларны Гали Гыйззәтнең тормыш юлы белән таныштырылды. “Ык буе камышлары, йөрәгем сагышлары” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International