ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

18 ноябрендә Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары халкына ТКХ мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм үтте. Хокукый ярдәм күрсәтү Көне йомгаклары буенча чарада 200 дән артык кеше катнашты, Министрлык вәкилләре йөзендә юридик бүлеге начальнигы Эльвира Латыйпова һәм ТКХ программаларын эксплуатация һәм гамәлгә ашыру идарә начальнигы Илдус Насыйров консультацияләр барышында, халык барлык күтәрелгән мәсьәләләр буенча тулы аңлату бирелде, шул исәптән торак законнарда соңгы үзгәрешләр мәсьәләләре буенча.

Кытай Халык Республикасына эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-Министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Шэньчжэнь Югары технологияләр өлкәсендәге индустриаль технопарк белән таныштырды. Анда технопарк директоры Чжу Чживэй белән очрашу узды.

Чжу Чживэй Татарстан кунакларын каршы алды һәм 80-90 елларда Казан дәүләт университетында чакырылган студент булуы хакында хәбәр итте. Казанны ул җылы сүзләр белән искә ала һәм Татарстан казанышларын хуплый. Ул Кытай ИТ-компанияләре белән республика хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә әзер.

 

«Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләре иҗаты еллык ачык телевизион фестивалендә катнашучыларны сәламләү

 Бүген, 17 ноябрьдә, Швециянең Элливаре төбәгендә Халыкара чаңгы спорты федерациясенең чаңгы ярышлары старт алды.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәкләр вәкилләре катнашында Бердәм федераль мәгълүмат системасына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында белешмәләр өстәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлекләр башлыклары Александр Дружин һәм Ирек Садыйков катнаштылар.

2017 елның 24 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Регина» ГК базасында (казан шәһәре, Петровский пос.) Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV форумы узачак. Аны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) оештыра.

2017 елның 29 ноябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Органик авыл хуҗалыгы: база курсы» темасына уку семинары узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньдә уникаль Россия-Кытай проекты – «Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты» Университетында булды. Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгын карады һәм беренче мәртәбә җыелган беренче курс студентлары белән сөйләшеп торды. Студентлар Татарстан делегациясенә рус телен белүләрен күрсәттеләр һәм А.С.Пушкин һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Татарстан Президенты бу масштаблы проектка сокланды һәм проектны оештыручыларны Россиянең башка югары уку йортлары белән, шул исәптән Казан федераль университеты белән дә хезмәттәшлек итәргә өндәде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

 

 2017 елның 17 ноябрь көнендә Мухаметшин Артур белән Регина гаиләсен тантаналы рәвештә ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы котлап узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International