ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Мәктәпкә  чакырылган пациентлар, аларның туганнары катаракта, глаукома, яшь макулодистрофиясе, диабетик ретинопатия нәрсә ул, шушы авырулар ничек сизеләләр һәм үсеп китәләр,табибка вакытлы килергә нигә мөһим, риск факторларын ничек дәваларга, тамызымны ничек дөрес тамызырга белделәр. Табиблар күз эчендәге басымны үлчәү мөһимлеге турында һәм яшәү рәвеше турында сөйләделәр.

2017 елның 13 ноябрендәге 79 -ТРЗ  номерлы Татарстан Республикасы  Законы белән “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына, аны федераль законнарга туры китерү максатыннан, үзгәрешләр кертелде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2017 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте бүләкләренә республика конкурсы дипломантларын һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.

2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турындагы өстәмә килешүне имзаладылар.

Россия Банкы анализы күрсәткәнчә, инфляциянең максаттагыдан кимрәк булуы вакытлыча факторларга бәйле; кыска сроклы чорда РФдә еллык инфляция 4%тан түбәнрәк булачак, аннан соң акрынлап шушы ориентирга кайтачак. Бу хакта РФ Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.

Бүген Икътисад министрлыгында Мәскәүнең "Эксперт Завод" ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм нәтиҗәле һәм үсә торган икътисад булдыру өчен чыгымнарны киметү мәсьәләсенә багышланган очрашу булды.  Предприятие хезмәтне оештыруга, яңа икътисад шартларында резервларны эзләүгә һәм ачыклауга экспертиза үткәрүгә махсуслашкан.

 

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 27 октябрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булачак.

 

Әниләр көнен Әлмәт драма театрында билгеләп уздылар. Әниләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, Әлмәт хатын-кызлары берлеге рәисе Гүзәл Еремеева котладылар. Уңган-булган аналарга сәхнәдән рәхмәт сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бик күңелле узды.

Икенче ел рәттән уникаль "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасы уза.  Олимпиада биш профильне үз эченә ала: Яңа технологияләр, Кулланма биотехнологияләр, Мәгълүмат технологияләре, Авиатехнологияләр һәм Ресурс саклау технологияләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International