ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Һәр кешегә кагыла» номинациясендә – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү үзәге» ДАССОна  «Конфедерацияләрнең ФИФА Кубогы. Җиңү өчен тест. Test to win» проекты өчен  беренче урын бирелде.

2017 нче елның 27 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар халкының күренекле шагыйре, прозаигы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.

Казан медицина көллиятендә «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) региональ чемпионатының йомгакларын ясадылар. Тантаналы бүләкләүдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Республикада  ачык аучылык биләмәләренә  аучылык ресурсларын табуга электрон рәвештә гаризаларны кабул итү эше кертелү турында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә. Хәзерге вакытта эксперимент рәвешендә  гаризаларны кабул итү  Мөслим һәм Спасс муниципаль районнарына карата гына  алып барыла. Алга таба мондый хезмәтне  Татарстан Республикасының барлык ачык аучылык биләмәләренә карата  кертергә планлаштырыла.

Гаризалар Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталында кабул ителүенә сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез. Гариза бланкасын игътибар белән тутыруыгызны сорыйбыз.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Комитетның электрон адресына  җибәрергә була.

"Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк" ДБУ һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе арасында "Минем документлар" офисларында (КФҮ) тавыш бирү көнендә яшәү урыннарыннан читтә булачак гражданнардан булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итүне оештыру хакында килешү имзаланды.

Сайлау комиссиясенә һәм КФҮкә гариза кәгазьдә шәхсән тапшырыла, бу вакытта Россия Федерациясе гражданы паспорты күрсәтелә.

Офислар, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшләү вакытлары турында тулырак мәгълүмат белән http://mfc16.tatarstan.ru КФҮ сайтында таныша аласыз.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

1 декабрьдә Татарстан Республикасы баш каласында Х Бөтенроссия Кан хезмәтенең форумы булачак. Анда 2017 елда үсеш буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясаячаклар.

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Урманнарны чистартканда киселгән агачлардан фанера чималы хәзерләү. Рациональ итеп аркылыга кисү, сортларга аеру" темасына семинар-киңәшмә булды. Чарада 13 урман хуҗалыгыннан директорлар, урман хәзерләү мастерлары, Харвестер операторлары, урман аударучылар катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Р.К. Гомәров һәм “Идел буе фанера-җиһаз комбинаты” ҖЧҖнең урман бүлеге башлыгы урынбасары В.Г. Старыгин чыгыш ясадылар.

Акция программасына мәктәп укучыларының спорт чыгышлары, кунакларның чыгышлары һәм уртак зарядка керделәр. Мәктәпкә видеомонитор һәм сәламәтлек саклау, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешенең, дөрес ашауның һәм хәрәкәтнең өстенлекләре  турында файдалы мәгълүматны үз эчләренә алган видеороликларның махсус сайланышын  бүләкләделәр.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” дигән VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгрессны ачу булды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул болай диде: “Татарстан Идел буе федераль округының иң сулыклы субъекты булып тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International