ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өстәл теннисы буенча М.Хөснуллин истәлегенә 26 ноябрь көнне Сарман районында узган X республика турнирында Актаныш спорт мәктәбе укучылары көч сынады. Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 9 район спортчылары арасында безнең кечкенәләр төркеменнән Данил Харисов- II, Рүзәл Салихов – III, зурраклар арасында Диләрә Зәкиева – II, Камилә Шиһапова – III урыннарны алып кайттылар. 

      29 ноябрь көнне Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы булды. Иң якты, күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан “Әни кирәк һәркемгә” дип исемләнгән әдәби-котлау кичәсе узды.

Республикада балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале узды. 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, Рослесинфорг ФДБУ һәм аларның филиаллары – Казан филиалы һәм “Мослеспроект” филиалы, Дәүләт мөлкәтен идәрә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы һәм Ульян өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе, Татар районара табигатьне саклау прокуратурасы, Казан табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Росреестр идарәсе, урманчылык вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Чара урман фонды җирләрен дәүләт кадастр исәбенә куюга бәйле эшләрне тизләтү һәм аларның сыйфатын яхшырту максатыннан уздырылды.

Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана.

Концертка чакырабыз

      Өч бала булуы – ул бик шәп һәм без уйлаганча бик кыен түгел. Балалар гаиләгә китергән бәхет барлык авырлыкларны һәм мәшәкатьләрне бетерә.

     Без чын күңелдән Храмовлар гаиләсен өченче уллары Камиль туы белән котлыйбыз һәм аңа бәхетле тормыш телибез. Сабый сау-сәламәт һәм матур  булып үссен, әти-әнисен абыйларын сөендерсен!

    Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә Ренарда Нагорновның туу  тантанасы узды.

    Ренард - Александр һәм Лилия гаиләсендә икенче ул. Ренардның Роланд абыйса да бар. Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юк.

Көнкүреш газы шартлау кебек куркыныч иң тәртипле гражданнарны да саклап тора.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.

 «Татнефть» ГАҖ буенча бухгалтер исәпкә алуының Россия стандартлары нигезендә төяп җибәрелгән продукциядән 2017 елның 9 ае эчендә табыш килере-брутто 502,4 млрд. сум тәшкил итә, табыш килере-нетто (НДСтан башка, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 417,5 млрд. сум, чиста табыш – 86,2 млрд. сум. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 63 млрд. сум.   

Директорлар советы 2018 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар буенча планнарны карады. Җитештерү программасы расланды, аның буенча «Татнефть» төркеме өлеше 28,7 млн. тонна нефть тәшкил итә. «ОПЕК+» илләре килешүе буенча кертелгән чикләүләр беткән очракта, чыгарылучы нефть күләме артырга мөмкин. 

Утырышта шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International