ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чистайлылар финанс грамоталылыгы буенча алдынгылар рэтендэ

"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе мультимодаль маршрутлар челтәрен үстерә. 2017 елның 1 ноябреннән "шәһәр яны поезды + автобус" проекты кысаларында 32 маршрут җибәрелде. 

Үрәзмәт авыл китапханәчесе Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә карата әңгәмә үткәрде.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге”ндә  инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Метрәй авыл китапханәчесе бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан,"СПИД -гасыр бәласе! " дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.

1 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә ФАП, мәдәният йорты хезмәткәрләре  катнашында СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД-гасыр авыруы,аны кисәтеп була " дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе  авыл фельдшеры белән берлектә  Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД-куркыныч авыру"  исемле әңгәмә үткәрделәр  һәм "СПИД-гасыр афәте" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
 

53 меңнән артык кеше ташулардан сакланды, суларның тискәре йогынтысыннан булырга мөмкин булган 2 миллиард сумнан артыклык зыян булдырылмый калды. Елга юлларын чистарту һәм турайту буенча чаралар һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонтлау турында бүген «Татар-информ» МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин һәм Министрлыкның Икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге идарәсе башлыгы Таһир Вәлиев җавап бирде.

1нче декабрьдә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Өмет яры”нда Татар китапханәсе үткәргән “Йөрәк җылым сезгә...” кичәсе Марсель Гыймазетдинов иҗатына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International