ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында балаларны караган һәм тәрбияләгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ата-аналарның түләве мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

6-7 декабрьдә Казанда «Оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.” III фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең максаты – идарә инструментларын һәм ысулларын заманча куллану буенча тәкъдимнәр эшләргә.

Фәнни-гамәли конференциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Миронов О. В. һәм, инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге башлыгы Уразаев Р. И. катнаштылар.

1 декабрьдә Халыкара Инвалидлар көненә багышлап инвалидар Декадасы башланды. 7 декабрь көнне Лениногорск шәһәре Балалар думасы активистлары һәм ГХАТ бүлеге белгечләре белән бергә "Җан җылысын саклап" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Бу кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән эшчеләр катнашты. Бик ямьле атмосфера эчендә, кайнар чәйләр артында алар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, укылган китаплары турында фикер алмашып, аралашып узды бу кичә.

1957 елның 7 декабрендә  Айбаш авыл советында Хамидуллин Акрам Габдулла улының һәм Нурания Галлям кызының никахлары теркәлә, алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 7 оныкларына һәм 6 оныкларының балаларына сөенеп яшиләр. Җирле колхозда хезмәт куйдылар. Хамидуллиннарның гаиләсе тирә-юньдәгеләр арасында абруйга лаек

Бу дата календарьга юкка гына кертелмәгән. Безнең арабызда нәкъ безнең кебек ,әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши. Аларның хокуклары да җәмгыятебездә нәкъ сәламәт кешеләрнеке кебек үк һәм алар һәрвакыт тирә-юньдәге кешеләрнең ярдәмнәренә таяна алганлыкларын аңлату максатыннан чыгып, Алан авылы китапханәсендә “Яхшылык җирдә ятмый!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышлары турында язылган матур әдәбият әсәрләре һәм газета-журнал язмалары куелды.

Җиңүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  буенча методисты Саетова А.Н.  тантаналы рәвештә котладылар. Безнең 2 нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Юсупова Г.Ф.  – 2 нче  урынга лаек булды. Ә балалар бакчалары арасыннан безнең 2 нче номерлы балалар бакчасы – 3нче  урынга лаек булды.

12 декабрь 2017 ел 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Президенты боерыгы нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнары гражданнарны көне үткәрелә.

 

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә кабул итү урыны: Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Академик Губкин урамы, 50.

Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмәне уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Болгар ислам академиясен материаль-техник һәм финанс тәэмин ителеше турында ТР Президенты ярдәмчесе, академия президенты Камил Исхаков хәбәр итте. 

Бу көннәрдә авылларда крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, үз эшләрен ачкан эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында күбрәк аңлату максатыннан, районыбыз җитәкчеләре “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр үткәрә. Шундый очрашуларның чираттагысы 7 декабрь көнне Олы Мишә һәм Баландыш авыл җирлекләрендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International