ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе активы белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Миланга эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев ачты.

Чарада катнашучылар Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән актив хезмәттәшлеге турында сөйләделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда Midiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды.

Mediaset – хосусый Италия медиа- һәм телекоммуникация компаниясе. Телевидение, кино, мультимедиа һәм реклама җитештерү һәм дистрибуция өлкәләрендә эшли. Компаниягә 1987 елда Сильвио Берлуксони тарафыннан нигез салынган.

Бүген Миланга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике яңа инвестицион проект тәкъдир ителде.

Чара «Палаццо Ломбардия» хөкүмәте бинасында узды.

Беренче проект – авыл хуҗалыгы юлдаш продуктларыннан биотаркалучы биопластиклар җитештерү. Bio Plastica проекты тулысынча биотаркалучы биопластиклар җитештерүгә, биополимерлар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесен төзүгә юнәлә, аларны җитештерү өчен чимал итеп агросәнәгать җитештерүенең юлдаш продуктлары һәм калдыклары (шикәр һәм камыш чөгендере, бәрәңге калдыклары, бодай һәм кукуруз крахмалы, майлар, җиләк-җимеш һәм башкалар) кулланыла.

Тәкъдир итүне Bio-on SpA компаниясе вәкилләре уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашты. 

Чара “Палаццо Ломбардия” хөкүмәт бинасына узды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Миланда ике көнлек эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнеханов җылы каршы алулары һәм Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсеп баручы төбәге буларак Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген, 12 нче декабрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 12 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты каршындагы Совет утырышында конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләр буенча утырышта катнашты.

Бүген, 12 нче декабрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бу көн - Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. 1993 елның нәкъ шушы көнендә бөтен халык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә, ә инде 1994 елдан башлап Россия президенты указы нигезендә 12 нче декабрь бәйрәм көне булып билгеләп үтелә башлый.

2017 ел 12 декабрь көне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Рәсәй Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, Рәсәй Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне үтәчәк.

12 декабрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның жиденче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.  Әти - әни бәләкәчләргә Риваль һәм Риналь  дигән исемнәр бирделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International