ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Рәсәй мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева уткәргән РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәгълүматләштыру һәм элемтә министрлыгы Төбәкара компетенцияләр үзәге - Информацион технологияләр һәм элемтә техникумын уңышлы итеп булдыру һәм функцияләштерү тәҗрибәсе турында белдерде. 

Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә Казан дәүләт медицина университы студентлары килеп киттеләр. КДМУ сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилия Якупова булачак медикларга медицинада киләчәкнең һөнәрләре турында сөйләде. Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зиатдинов һәм директоры Илдар Закиров таныштыру экскурсиясен уздырдылар – биологик материал өчен алу лабораторияләрне, нур диагностикасы бүлеген, составына бассейн, ЛФК һәм механотерапия заллары кергән медицина реабилитация бүлеген, хатан-кызлар консультациясен күрсәттеләр.

Бүген Лаеш «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белән берлектә күп балалы, ведомствоара учетта торучы, инвалид балалар тәрбиялүәче гаиләләрдә булдылар.

 

 

2017 елның 11 аенда республиканың район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек чалу пунктларында 7745 баш эре мөгезле терлек чалынган. Гомуми җитештерү куәтенең йөкләнеше 53% тәшкил итә. Минзәлә районы терлек сую цехында 2047 баш эре мөгезле терлек (117%) чалынган, Биектау районы кулланучылар җәмгыятендә – 2023 баш (114%), «Зәй» авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятендә – 1403 баш (88%).

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Әсән” ҖЧҖ базасында күп сөт бирә торган сыерлар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы урынбасары Илдар Фәрхуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Бүген Казанның ИТ- паркында Республикакүләм ришвәтчелеккә каршы форумы башланды. Форумда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Форумда 250 кеше катнаша. 
 

Бүген Мәскәүдә "Крокус Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды эшли башлады. Съездның максаты - фикер алышу кискен экологик мәсьәләләрне, аларның чишелешен табу, ә шулай ук табигать саклау законнарын камилләштерү.Бүген Мәскәүдә "Крокус Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә V Бөтенроссия әйләнә-тирәлекне саклау буенча съезды эшли башлады. Съездның максаты - фикер алышу кискен экологик мәсьәләләрне, аларның чишелешен табу, ә шулай ук табигать саклау законнарын камилләштерү. Бу профессиональ экологик бергәлек өчен гаять зур дискуссия мәйданчыгы. 

12 декабрьдә Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. белән берлектә Россия Конституциясе көненә карата танып белү сәгате үткәрелде. Укучылар презентация аша Конституция тарихы белән таныштылар. Безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турындагы викторина сораулары балаларда бик зур кызыксыну уятты.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбендә  укучыларга  бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде.

Шундый перспективалы теләкне “Сәнәгый һәм экологик иминлек” кафедрасының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең эше белән танышып алганнан соң теләде. Киләчәк ГТХМ хезмәткәрләренә мондый мөмкинлекне аларның кураторлары, республика гадәттән тыш идарәчелегенең хезмәткәрләре биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International