ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

    2017 елның 12 декабрь  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3600 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Галиевларның яшь гаиләсе иреште.

    Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Оешма-учреждениеләр, клублар биналарын, шәхси йортларны Яңа елга иң матур бизәүгә һәм кар-боз сыннар ясауга район бәйгесе игълан ителде.

Тат-Тулба авылы китапханәчесе 2-4 класс укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Әлеге чара укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү максатыннан үтте.

Районда 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр “Кар машинасы” операциясе үткәрелә.

Татарстан Республикасында Яңа ел каникулларына кунаклар көтәләр.

Яңа ел программалары, ярминкәләр старт ала, бәйрәм чыршылары ачыла. Республикада барлыгы 500 дән артык мәдәни-ял чаралары уза. Татарстан, гадәттәгечә, Яңа ел каникулларында туристлык рейтингының лидеры булып тора. Казан янә, бу юлы Яңа елда балалар белән ял итү буенча, иң популяр Россия шәһәрләре өчлегенә керде.

Әлеге рейтинг туристларныӊ 2017 нче елның 28 нче декабреннән 2018 нче елның 9 нчы январенә кадәр чорда tvil.ru онлайн-броньлау сервисы хезмәтенеӊ торак броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелде. Казан шәһәре торак броньлау күрсәткече буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калыша.

 

Базарлы Матакның Көнчыгыш урамы азагында төзелгән чаңгы базасы 15 декабрьдә 11 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.

9-10 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча республика ярышларының финал этабы узды.

Коррупциягә каршы законнар Нигезләмәсе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаларны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт (эш) бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.

Якынлашып килә торган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.

Яңа Усы авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерде.

12 нче декабрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмендә, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә танатаналы рәвештә 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International