ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспортерлар өчен онлайн сәүдә" яңа курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 18 декабрендә узачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

         “Россия вертолетлары” холдингы, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт нигезендә, заказчыга Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Әлеге медицина модуле белән җиһазландырылган очкыч Саха Республикасында (Якутия) эксплуатацияләнәчәк.

         Вертолет Россиянең авыр үтеп керә торган районнарында яшәүче гражданнарга экстрен медицина ярдәме күрсәтүнең вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү буенча өстенлекле проект кысаларында “Поляр авиалинияләр” авиакомпаниясенә тапшырылды. Очкыч инде дислокация урынына – Якутск шәһәрендә озатылды.

         2017 ел азагына кадәр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт буенча Казан вертолет заводында җитештерелгән ике Ми-8МТВ-1 очкычын тапшыру бурычы калды. Алар Камчатка белән Пермь краендагы бурычларны үтәү өчен билгеләнгән.

Ми-8МТВ-1 семьялыгына караган күпмаксатлы вертолетларда уникаль очу-техника һәм эксплуатация сыйфатламалары бар, алар барлык диярлек климат шартларында да кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының конструкциясе һәм җайланмалары махсус әзерләнмәгән урыннарга автономияле рәвештә төшеп төпләнү мөмкинлеген бирә.

Экология бәйгесенең нәтиҗәләре

Бу бәйрәм көнне14 яшьлек укучылар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар

Медикларның төп бурычы – 2020–2025 елларга сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә чакырган «Халык ышанычы медицинасының» юл картасын эшләп чыгаруга  өлеш кертергә. Сессиядә кабул ителгән иң яхшы карарлар 2018 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.

ЗАГС бүлекләренең 100 еллык юбилее алдыннан Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 2600-нче туу турында таныклык теркәлде.

"Юбилейлы" Валиуллиннар Раил Равилевич һәм Гүзәл Хадитовна гаиләсенең яңа туган Рамазан исемле балалары булды.

Закон проекты 2018 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 9 мең 489 сум, ягъни 2017 елның икенче кварталында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 85% дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итә.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче министр урынбасары Алексей Фролов катнашында утырышы узды. Төп темалар - 2017 елның 9 ай эчендә оррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Министрлык Программасы үтәлеше мәсьәләләре, 2018 елга күзәтчелек органы эш планын раслау, һәм шулай ук  дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм тәрбияләү, экстремизмга каршы яшьләр белән, шул исәптән ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, эш үткәрү булганнар иде. Очрашуны тәмамлап, Алексей Фролов Совет әгъзаларын Министрлык белән тагын да каты хезмәттәшлеккә чакырды.

Якын арада Татарстанда беренче торак инспекторлары барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге башкаручы директоры Дмитрий Романов сөйләде. "Җәмәгать инспекторлары институты бүген зур прогресс күрсәтә. Контроль торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге барлык өлкәләр өстендә билгеләнгән ", – дип билгеләп үтте спикер. Хәзер проект үз эшен тест режимында башлады. Уңышка ирешкән очракта, Татарстан тәҗрибәсен башка регионнарына да таратыра алалар, дип аңлатты Романов.

Дәүләт Думасы дәүләт сатып алулары турында закон нигезендә РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең РФ кредит рейтингларын бирү һәм аларны саклау буенча халыкара рейтинг агентлыкларын бердәнбер хезмәт күрсәтүчеләр буларак билгели торган закон проектын икенче укылышта кабул итте. Документ әзерләнә  башлауга Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы сәбәпче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International