ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Аксу Агро“ АФ базасында район җитәкчеләренең, зооветбелгечләрнең югары продуктлы таналар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе үтте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге “Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә китапханәләргә йөрүчеләргә кулланучылар хокукларын якалу өлкәсендә буклетлар һәм брошюралар тарату буенча чираттагы чараны уздырды

Дагестан башлыгының вәкаләтләрен вакытлыча башкаручысы Владимир Васильев Татарстан белән инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын белдерде. Бүген Татарстанга рәсми визит барышында Владимир Васильев Агентлыкның презентацион үзәген карады һәм Татарстанның инвесторлар белән нинди эш үткәрү белән танышты.

“Чананы – җәйдән, ә арбаны – кыштан әзерлә”. Бу бик борынгы халык мәкале бүген дә актуаль булып кала.  Бигрәк тә товарны сезонында сатып алмаганда байтак кына акчаны янга калдыру мөмкинлеге турында сөйләгәндә еш искә алына ул. Әйтик, кайры, чәшке туннарны – җәен, кышкы итекләрне – кыш беткәч, кроссовканы – суыкта, шикәрне – кайнатма әзерләү сезоны җиткәнче, мәктәп товарларын – сентябрьгә берничә ай кала, җәйге юлламаны – кышын алсаң, очсызракка төшә. Шулай итеп, байтак акча туздырылмыйча калына. Тик язмабыз героена әйләнгән кулланучы ханымның гына башкачарак килеп чыккан әнә

Иртәгә, 15 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, музыка, рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узачак.

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика конкурсының җиңүчеләре – Яр Чаллы шәһ.Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары стажировканы Германиянең әйдәүче клиникаларында узалар. Исегезгә төшерик, Чаллы медиклары «Уникаль очрак» номинациясендә җиңделәр. Аларның тырышлыгы белән  автомобиль һәлакәтендә зыян күргән 28-яшьлек ир кеше тулы сыйфатлы тормышка кайтарылды. Лауреатларга бүләкләрдән берсе чит илләрдә стажировкага грант булды.

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Чүпрәле районының Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Чүпрәле күп профильле лицеендә булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучыларын бүләкләде

Бүген иртән “Тормыш бәхетен бүләк ит!” донорлык акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы министр җитәкчелегендә “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге”ндә булдылар.

Тамашачыларга Әзербайҗайда төшерелгән кинофильмнары күрү мөмкинлеге бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International