8 декабрь көнне Борды авылы мәдәният йортында танылган композитор-автор башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше – язучы Гөлүсә Шаһбан белән җылы очрашу үтте. Кичәдә районыбызның төрле авылларыннан җыелган мөмкинлекләре чикле тукайлылар бар иде.