ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын  кар бөртекләре, төрле – төрле плакатлар белән бизәделәр.Һәр сыйныф үзенчәлекле эш төрләреннән файдаланды. Бүгенге көндә купшы киенгән  мәктәбебез  Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзер. Дәресләрдән соң укучылар чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә калабыз.

2018 нче елның 29 нчы октябрендә Ленин Комсомолына 100 яшь тула. Бу датага багышлап, районның Үзәк китапханәсендә “Минем комсомол яшьлегем” дигән истәлек күргәзмәсе барлыкка килде.

Узган шимбәдә “Чемпион” спрт клубында Спартакиаданың мини – футбол төре уйналды.

15 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбенең “Өмет” театр коллективы җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания һәм яшь актрисабыз  Шакирова А.  башкалабыз Казанның “Әкият” курчак театрында узган «Сәйяр” балалар һәм яшусмерләр республика театр фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар.  Анда безнең театр коллективы музыкаль бизәлеш номинациясендә җиңү яулап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән истәлекле бүләккә ия булды.

Килдебәк һәм Тимершык урта мәктәпләрендә укучылар арасында баскетбол чемпионатының зона ярышлары узды.

15 декабрь көнне Казанда "УНИКС" спорт һәм күңел ачу үзәгендә  XVII  нче традицион  "Татарстанның спорт өметләре " дип исемләнгән  Яңа ел  кичәсе булып үтте. Анда 2017 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны  бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан  “Теләче”  балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 спортчы чакырылды. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга  Яңа ел бүләкләре бирделәр.

Хөрмәтле  тренер – укытучылар, яшь спортчылар! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2018  ел белән котлыйбыз! Сезгә  эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек  һәм бәхет теләп калабыз!

Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районында "Транснефть-Прикамье" АҖ продукт суыртучы яңа ике станцияне файдалануга тапшырды. Станцияләр "Төньяк-25" инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Транснефть" вице-президенты Алексей Сапсай, "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев һәм башкалар катнашты.

 

"Транснефть – Прикамье" Татарстан Республикасы территориясендә Әлмәт - Түбән Новгород гамәлдәге магистраль нефтепродукт үткәргече объектлары төзелешен тәмамлады: суырту станцияләре (ПС) "Михайловка-1" һәм "Ковали-1". Моннан тыш, "Әлмәт" һәм "Түбән Кама-2" ике баш суырту станциясе реконструкцияләнде. Шул рәвешле, Әлмәт-Староликеево участогының реаль үткәрү сәләте елына 7 млн тоннадан 11,5 млн. тоннага кадәр артты.

Комсомол мәктәбенең 6 класс укучысы  Холов Раиль Яр Чаллы шәһәре Беренчелегенә уздырган ТХЭКВОНДО ярышларында  1 һәм  3 урыннага ия булды. Котлыйбыз!

15 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2018" конкурсының район турына сайлап алуның беренче көне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында үтте. Бу көнне районның ике тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр. Шулар арасында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г.И. да бар. Ул "Балык-балыклар" темасына мәктәпкәчә әзерлек группасы белән эшчәнлек алып барды. Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнен раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз!

Китапханэдэ шушы унайдан «Татар халкында чэй ойлалары» исемле китап кургэзмэсе куелып,кургэзмэдэге китапларга кузэту уткэрелде. Чэй хэм анын узлеклэре белэн таныштырылды. Чэй эзерлэу, чэй эчу, чэй тарихына багышланган мэгълумат бирелде.Кичэ уткэру очен «Татар халык ашлары», «Гаилэ календаре»,интернет ресурс материаллары кулланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International