ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан-Иран бизнес-форумы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Иран Ислам Республикасы Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.

Форум барышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Алексей Песошин Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян әфәнде җитәкчелегендәге Иран делегациясе әгъзаларын кунакчыл Татарстан җирендә республика җитәкчелеге һәм үзе исеменнән сәламләде.

Ул билгеләп үткәнчә, икътисадый хезмәттәшлекнең Иран юнәлеше Татарстан өчен иң өстенлеклесе булып тора. Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең берничә тапкыр Иранга баруы турында ассызыклады.

2016 елда Татарстан-Иран товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә арткан һәм 13,3 млн АКШ доллары тәшкил иткән, диде Алексей Песошин, һәм бүген бу саннары үстерергә кирәк.

Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан зур әһәмият бирә, дип аеруча ассызыклады Алексей Песошин, без бу процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер.

Хөрәсән-Резави Иран провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян Татарстанга бу визитның беренчесе булмавын билгеләде. Аның сүзләре буенча, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ике төбәкнең дә зур киләчәге бар.

Хөрәсән-Резави провинциясендә бүген 6500дән артык төрле предприятие эшли. Авыл хуҗалыгы, транспорт, туризм һәм медицина уңышлы үсә, диде Али Реза Рәшидиян. Төбәк шулай ук уңайлы транспорт коридоры булып тора, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад һәм сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев чыгыш ясады. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы – куәтле сәнәгый җитештерү, уңайлы инвестицион климаты, югары фәнни потенциалга ия булган  Россиянең аеруча икътисадый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

Бизнес-форум һәм «b2b» форматындагы сөйләшүләр белән параллель рәвештә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Хөрәсән-Резави провинциясе предприятиеләре күргәзмәсе үз эшен башлады, монда 40 Иран компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте.

Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә 20-23 декабрь көннәрендә эшләячәк.

15е көнне Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эш белән итү буенча киңәшмә узды. Чара 2018 елга каралган квоталар буенча оештырылды.

Сезне юбилеегыз – федераль куркынычсызлык хезмәте органнары төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.

КЧС утырышы узды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты.

Бу чара “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин үзенең чыгышында республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән Иранның Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян рәислегендәге Иран делегациясе әгъзаларын сәламләде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 07.12.2017г. №01-05/314-пр боерыгы нигезендә, юлдан читтә йөрерлек моточараларны эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында 11.12.2017-28.12.2017 Әлмәт районында «Кар чанасы» операциясе уздырылды.

Районыбызда тарих башы еракларга барып тоташучы белем бирү учагының берсе булган Исәнбай урта мәктәбенең 120 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы гомерләрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларны, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучыларны, хөрмәтле кунакларны үзенә җыйды.

 

21 декабрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов һәм Совет районнарындагы биналарны уттан өзәчәкләр.

Кичә Казанда Экология елын йомгаклау уңаеннан “Эколидер” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чара Татарс­тан­ның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы та­рафыннан үткәрелә. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International