ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Рангазар авыл жирлегендә 2018 елны каршылауга әзерлек бара. Кардан фигуралар салды, агачлар бизәлде. Өйләр һәм учреждение тәрәзәләрдә дә гирляндалар күренә.

Бөгелмә районының Сугышлы авылында авыл хуҗалыгы семинары узды. Көн тәртибенә берничә мөһим сорау чыгардылар. Шуларның берсе – продукцияне мулдан бирә торган сыерларны үзебездә үрчетү. 

Иҗтимагый палатаның логотибын республика халкы тәкъдим итүе кирәк. Җиңүче иҗтимагый палатаның партнеры булачак һәм тарихка кереп калачак.

  21 нче декабрь көнне Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2018” муниципаль  конкурсының муниципаль туры узды.

Бөгелмә төзелеш-техника көллиятендә беренче Россия Иреклеләр көнен билгеләп үттеләр.

Бүген – 21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль авыл җирлекләре башлыкларына һәм учреждение җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 "Шевроле Нива" машинасы ачкычы кабул итеп алды. Казанга – 4, ә Яр Чаллыга – 3 "Форд Транзит" автобусы бирелде. Шул исәптән безнең районыбыз җитәкчеләре дә бар иде. Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин белән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан машина ачкычлары алу бәхетенә ирештеләр. 

Актаныш үзәк балалар китапханәсе  уз китап укучылары арасында “Иң күп китап укучылар” ны билгеләп үтте.

Казанда 17 гыйнварга кадәр Пихтовая урамыннан Колхоз урамына кадәрге өлешендә Песочная урамының транспорт йөри торган урыны ябык булачак.

18 декабрьдә КФУның юридик факультетында Россия юристлары ассоциациясе Татарстан регионы бүлегенең яшь юристлары советы оештырган "Конституция хокуклары белгече" VII республика бәйгесе узды. Яшь юристлар советы төркеме Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе белән бәйле кызыклы биремнәрне әзерләде. 

20 декабрь көнне Корноухово авылы китапханәсендә Эдуард Успенскийның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Эдуард Успенский һәм аның дуслары” дип аталган тематик кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International