ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәтлеләрне "Вәгъдәләр узышы 2018" чарасында катнашырга чакыралар. Катнашучылар 2018 елның 1 гыйнварында  12сәг. җыелачаклар һәм максатларына ирешү өчен  2018 метр озынлыкта юл узачаклар.

ТРның дәүләт хезмәтләре порталы яңа серсис тәкъдим итә. Хәзер квартира өчен техпаспортка заказ биреп була.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырыш барышында «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга гомуми күләме 645,61 млн. сум инвестицияләре белән 8 гариза каралды.

Чистай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә

2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге территориясендә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре (ГеоЕвразия-2018)” дигән Халыкара геологик-геофизик конференция һәм күргәзмә булачак. Чараның оештыручылары булып Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы тора. 

Кичә, 25 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә Яңа ел тамашасы узды.

Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары “Яшел ил” темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология үзәге тора.

Уенда катнашу өчен, сайлап алу этабын узу зарур. Укучыларга анкеталар тутырырга, мини-презентация әзерләргә һәм аларны сканланган рәвештә elvira-kamaeva@mail.ru адресына 2018 елның 11 - 25 январе арасында җибәрергә кирәк. 

«Алабуга» Махсус икътисадый зона территориясендә «Камгэсэнергострой» ҖАҖ бүлендек оешмасы «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ генераль директоры Бурджумов Низами Намет улы җитәкчелегендә вакытының бер айга иртәрәк чираттагы инфраструктура объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды: «6 машинага янгын сүндерү депосы». Төзүдә, шулай ук, субподряд оешмалар катнаштылар,: «Техвент» ҖЧҖ, «ТП-Строй» ҖЧҖ, «ПЭС» ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» ҖЧҖ. Тапшыруга рөхсәт 2017 елның 25 декабрендә алынган.

27 декабрьдә көннең беренче яртысында урыны белән бозлавык һәм буран көтелә. Көн болытлы булачак, кар явачак. Температура көндез -3, төнлә -11 градус.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә уздырыла. Бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 декабрендә "Корстон-Казан" кунакханә комплексында булды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International