ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә Печище авылы, Калинин урамы, 9 нчы йорта яшәүче гражданнар мөрәҗәгате буенча ТР дәүләт торак инспекциясе вәкиле һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Монасыйпов йотны урында карарга чыктылар.

29 декабрьдә "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы кысаларында “Тоннель” операциясе узачак. Рейд вакытында ЮХИДИ һәм участок инспекторлары барлык автомобильләрне дә туктатып тикшерәчәк. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга таләпләр катгый булачак.

Узып баручы елда республикада авыл хуҗалыгын торгызу буенча бик күп программалар эшләп килде.

Шәһәрдә ишегалды территорияләрендә һәм юлларда кар чистарту дәвам итә.

"Татнефть" ГАҖ медсанчастендә районара конференция үтте, анда гастроэнтерология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция алга таба халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максаты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы депутатларының XVIII  чакырылыш сессиясе узды. 

Районда алкоголь продукциясе әйләнешен көйләү һәм күзәтүдә тоту район даими комиссиясенең быел соңгы утырышы үткәрелде.

Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 167443 килограмм сөт хәзерләнде. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 3,2 тоннага кимрәк, әмма декабрьнең икенче декадасында җыелганнан 2,2 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан уртача 7 килограмм сөт хәзерләнде.

26 декабрьнең 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 11 803 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда 56 кешегә күбрәк. Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57%ны тәшкил итә.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International