ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге 2013 елның декабрендә Дубай шәехзадәсе һәм Дубай башкарма комитеты Рәисе Шәех Хамдән бән Мөхәммәд Әл Мәктүм Галиҗәнапләре җитәкчелегендә ачылган.

Үзәкнең рәисе – БГӘ Икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури.

Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы cоциаль-икътисадый мониторинг комитеты Дәүләт заказларын башкару кысаларында социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсын формалаштыру максатында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре паспортлары» таблица материалын  әзерләде (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый хәлен тасвирлый торган мәгълүмат базасы) (2017 елның 28 нчe декабренә).

Территориаль усеш булеге

Әлмәттә тиешсез урыннарда пиротехника куллану катгый контрольгә алына. Тиешсез урыннарда пиротехника куллану да катгый контрольгә алына. Салют ату урыннары тиешле службалар тарафыннан тикшерелгән, алар бары тик ике урында: шәһәр паркында, "Нефтьче" Мәдәният сарае каршысындагы үзәк мәйданда рөхсәт ителә. Законсыз рәвештә пиротехникалар белән сәүдә итүчеләрне ачыклау буенча махсус рейдлар уздырыла.

Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылды

Татарстан Республикасы  социаль-икътисадый мониторинг комитеты Дәүләт заказларын башкару кысаларында социаль-икътисадый Мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсын формалаштыру максатында түбәндәге таблица материаллары  әзерләде: «Татарстан Республикасының социаль-хезмәт өлкәсе мониторингы».

Чүпрәле районының “Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе ике берәмлек техникага тулыланды. 

Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге авылны Татарстанның көьяк-көнбатыш капкасы, дибез. Янәшәдә генә урнашкан Рус Шатрашаны һәм башка авыллар Ульяновск өлкәсенә карый. Авылда 106 йорт исәпләнә, 273 кеше яши. Кече яшьтәге 13 бала бар, шуның өчесе балалар бакчасына йөри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International