ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Ветеранны шушы олуг юбилее белән котлар өчен район Советы аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрдәнов, авыл советы сәркәтибе Светлана Ощепкова килде. Роза Салдаева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путин исеменнән алынган котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мини футбол буенча турнир тәмамланды

2018 нче елның 3 нче январенда Татарстан территориясендә томан булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Урыны белән ах гына кар, кайбер районнарда томан булуы ихтимал. Көньяктан секундына 3-8 метр тизлектә җил.

 Кышкы каникулларда Шәмәрдән балалар китапханәсенә 2а һәм 2б сыйныфы укучылары (укытучылары Шарипова А.И., Гиззатуллина И.Р.) килделәр. Алар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Барысына да бүләкләр бирелде

Мини футбол буенча турнир бара

Яңа ел бәйрәме

    2 гыйнварда Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шиһапов Ибраһим Исмәгыйль улын 90 яшьлек юбилее белән  котладылар.

      1 гыйнварда Бикчурай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гадрахманов Шәмсерахман Габдрахман улын 90 яшьлек юбилее белән  котладылар.

Күпләр өчен гыйнварның беренче көннәре  ел башы булса, кемгәдер ул әле яңа тормыш башы да. Менделеевскида яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсендә  “зирәк ” сабый туды. Алим 2018 нче елның беренче баласы булды.

Яңа елның икенче көнендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Гәндәлиф Кадыйрова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды. 5 бала үстергән ананың бүген 14 оныгы, 17 оныкчыгы булган Гәндәлиф әбигә 90 яшь тулды. Гәндәлиф әбине гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, туганнары балалары, оныклары тәбрикләде. Гәндәлиф әбигә саулык, бәхетле картылк теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International