ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Михайловка авылы китапханәчесе яңа кайткан балалар китапларына презентация һәм тәкъдимнәр ясады.

Алар уйнаган Рәдиф Сәгъдинең  “Мәхәббәткә мең рәхмәт” исемле  җырлы – биюле спектакльне тамашачы  көчле алкышларга күмелеп каршы алды.

Тамашада балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәм күңелле узды. Китапханәче Гөлназ Махмутова, мәдәният йорты режиссеры  Илсур Низамов, мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның  төп спонсорлары булдылар.  

Юбилярны котлап туганнары, хезмәттәшләре һәм классташлары чыгыш ясадылар. Концерт котлаулар, җыр-бию белән үрелеп барды.

Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 3 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, клуб  белән берлектә “Хуш киләсең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.

10 гыйнвар көнне  Яр Чаллы шәһәреПенсия фонды идәрәсе (Яна шәһәр 24 Е йорты , 8 этаж) "Пенсия өлкәсендәге законнардагы узгәрешләр" дигән темага     иртәнге-чәйгә чакыра

Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы белән берлектә “әкият иленә” сәяхәт кылдылар. Төрле биремнәрдә  катнашып күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да баллы ризыклар белән сыйландылар.

Чарада балалар Кыш Бабай, Кар Кызы,  Убырлы һәм Шүрәле белән очраштылар, барлык уеннарда да актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырылды.

Кышкы каникуллар дәвам итә. Кышкы салкыннарга карамастан, Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар чанада, чаңгыда шуалар. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларның  каникуллары күңелле һәм файдалы уза.

Бәйрәм киче буена тамашачы белән бергәләп итек эзләп, күңелле җырлар, дәртле биюләр карап,Кыш бабай күчтәнәченнән авыз итеп тамашачы күтәренке күңел белән, Яңа 2018 нчк елны  каршыларга дип өйләренә таралышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International