ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2018 ел эшчәнлеген районыбызның авыл ветераннар советы рәисләре һәм активистлар җыены белән башлап җибәрде.

Максим Топилин иң бай һәм ярлы регионннарның пенсияләре һәм хезмәт хаклары турында

2017 елның 27 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 44 721 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 565, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 248 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 34 887 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 556, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 28 684 җир кишәрлеге бирелгән.

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәттәге казанышлары өчен атказанган исеменә лаек булган райондашлар, дин әһелләре, үрнәк, парлы, озын гаилә юлы узган гаиләләр, җитәкчеләр белән очрашты.

Хөрмәтле тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйма Әхмәтвәли кызы Мөдәрисовага 90 яшь тулды.

Район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уңаеннан “Этләшмик” дип исемләнгән концерт-тамаша узды.

Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы үткәргән “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” бәйгесе җиңүчесенә бүләк тапшырылды

Газетада әлеге бәйге ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән иде.“Әти кәләшен күтәреп алып кайткан” дигән язмасы белән анда Чуаш Борнае авылыннан Олеся Балахонова (Еликова) җиңү яулады.

11 гыйнвардан «Лениногорск-Яңа Сережкино» маршруты буенча автобус йөри башлаячак. Ул пәнҗешәмбе көнне 5:20 һәм 14:40 сәгатьтә шәһәрдәге автостанциядән кузгала һәм  7:25 һәм 16:45 сәгатьтә Яңа Сережкинодан китә.

Сәламәтлек - иң зур байлык, - диләр. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга бүләкләр таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International