ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Балтачның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә референдумнар үткән дип саналды. Район җитәкчелеге тарафыннан җирле халыктан җыела торган үзара салым акчаларын вакытында туплап бетереп, планга кертелгән эшләрне язга чыгу белән башлап җибәрү бурычы куелды.  Һәр җирлек үзара салым акчасын нинди эшләр башкаруга тотачагын алдан ук хәл итеп куйган иде инде. Ә хәзер референдумда кабул ителгән сумманы җыя башлау - көнүзәк мәсьәлә булып тора. 

Калдыклар барлыкка килү, куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчетлар 1 мартка кадәр кабул ителә 

2018 елның 16 гыйнварында кичке 6 дан 17 гыйнварында кичке 6 га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Бу атнада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре башлыклары 2017 елның IV кварталындагы эш йомгаклары турында техник караулар уздыру, үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтихан алу, тракторчы-машина йөртүче таныклыклары тапшыру, беркетмәләр, административ хокук бозу турында карарлар төзү буенча хисап тотты.

1 нче январь көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә урнашкан активистлар штабында Район балалар Думасы һәм Россия балалар хәрәкәте активистларының утырышы узды... 

Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядән, Голландиядән һәм Германиядән  голштин-фриз токымлы 1200 баш сыер кайтарылды.

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау:2017 ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар” дип аталган йомгаклау коллегиясе узды.

2018 елның 12 гыйнварында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районында Сәвәләй авыдында  яшәүче сугыш ветераны Сорокина Татьяна Филипп кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

 Мэриянең актлар залында Иҗтимагый советның утырышы узды.Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Яңа елның беренче утырышы үзгәрешләргә бай булды. Иҗтимагый совет составына яңа кешеләр кабул ителде. Шулай ук советка яңа рәис сайланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International